генең дүрт төре дә катнаша. Аралашу процессы сөйләшү (диалогик һәм монологик сөйләм), ишетеп аңлау, уку һәм язу аша оештырыла, алар арасында төп урынны сөйләшү алып тора.
Табигый аралашу шартлары сөйләмнең телдән (тыңлап аңлау, сөйләшү) һәм язма (уку, язу ) формаларын тыгыз бәйләп тора. Актив аралашу өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре дә мөһим, ягъни аларны үзара бәйләнешле өйрәнмичә торып, телгә өйрәтеп булмый. Аралашу өчен төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы.
Тыңлап аңлау-сөйләм эшчәнлегенең бер төре, балаларга авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, диалогларны ишетеп танырга, мәгънәләрен аңларга өйрәтү. Беренче дәрестән үк укытучының сөйләм аһәнлеге, авазларның ачык һәм аңлаешлы булуы һәм укучылардан шуны ук таләп итү сөйләм эшчәнлегенә тәэсир итә. Тыңлап аңлау-рус балаларын татар теленә өйрәткәндә төп эш чараларының берсе. Тыңлап аңлау биремнәрен фонетика белән бәйләргә мөмкин. Укучылар аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны тыңлап, аларның эчтәлеге буенча сөйләшергә, сорауларга җавап бирергә, эчтәлеген сөйләп бирергә күнегәләр. Татар теле дәресләрендә тыңлап аңлауга өйрәтү эзлекле, системалы рәвештә оештырылырга тиеш. Шул чакта гына уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкин.
Рус балаларына татар теленә өйрәтүнең беренчел максаты булып аларны татарча аралашырга, үз фикерләрен дөрес һәм төгәл белдерергә өйрәтү торганлыктан, укытучы татар теле дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм үстерүгә зур урын бирергә тиеш. Дәрес вакытының 60 ын сөйләшүгә өйрәнү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар сайлаган эчтәлек аша әңгәмәдәше белән контакт урнаштыралар, сорау куялар, җавап бирәләр, кире кага, раслый беләләр. Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп укыйлар, охшаш диалоглар төзиләр, бил
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>