РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҺӘМ ИҖАДИ СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА КҮНЕГҮ ТӨРЛӘРЕ

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

рбияләү. Татар телен чит тел буларак гамәли өйрәнү бурычларын чишү өчен, методикада беренче планга сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзләштерү буенча белем һәм күнекмәләрне формалаштыру һәм эзлекле итеп үстерү мәсьәләсе куела. Димәк, рус төркемнәрендәге укучыларны, беренчедән, татар сөйләмен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үз фикерләреңне телдән һәм язма формада тапшыра белергә өйрәтергә, төрле жанрдагы текстларны, халык авыз иҗаты үрнәкләрен, вакытлы матбугаттагы мәкаләләрне укып аңларга һәм тәрҗемә итәргә өйрәтергә кирәк. Бу коммуникатив күнекмәләр белем алу юлы белән формалаша. Рус төркемнәрендә укыту процессында сөйләм күнегүләре теоретик белемнәргә караганда артыграк бирелә. Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы - чит тел өйрәнүдәге төп принципларның берсе. Бу принцип нигезендә уку эшчәнлеген оештыру яңа дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләрен, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситуатив күнегүләр аша тәэмин итеп була.
Без, мәсәлән, алтынчы сыйныфның рус төркемнәрендә Р. З. Хәйдәрова һәм З. Р. Нәҗипова төзегән "Татар теле" дәреслеген кулланабыз. Бу дәреслек коммуникатив технология концепциясенә нигезләнгән. Анда кызыклы сораулар, чагыштыруны, анализлауны , логик фикерләүне таләп иткән төрле биремнәр кертелгән. Мондый биремнәрне балалар кызыксынып эшлиләр, шул ук вакытта өйрәнелгән сөйләм үрнәкләре дә кабатлана. Дәреслектәге парларда эшләүне таләп иткән, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычын дөрес аңлап, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру максатындагы күнегүләргә аеруча игътибар итү һәм аларны балалар үзләштергәнчә кабат-кабат эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Дәреслектә сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер артлы түгел, ә бер-берсенә бәйле рәвештә өйрәтү бурычы куела: һәр дәрестә сөйләм эшчәнле

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: