ләтләрен үстерү өстендә дә эшләргә кирәк. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.
Татар телен чит тел буларак гамәли өйрәнү бурычларын чишү өчен, методикада беренче планга сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзләштерү буенча белем һәм күнекмәләрне формалаштыру һәм эзлекле итеп үстерү мәсьәләсе куела. Димәк, рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә, беренчедән, укучыларны татар сөйләмен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үз фикерләреңне татарча белдерергә, өченчедән, башкаларның да уй-фикерләрен телдән һәм язма формада тапшыра белергә өйрәтергә кирәк.
Бүгенге укытучы алдында укыту процессын кызыклы һәм файдалы итү проблемасы төп проблемаларның берсе булып тора. Укытучы үз эшендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшли. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әлеге методларны куллану - укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә этәргеч булып тора, укучыларда фәнгә карата кызыксыну уята. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.
Югарыда китерелгән эшләрнең барысы да укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, танып- белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә уңай йогынты ясый.
Страницы: << < 6 | 7 | 8