РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҺӘМ ИҖАДИ СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА КҮНЕГҮ ТӨРЛӘРЕ

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

геле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзиләр, коммуникатив максат буенча әңгәмәдә катнашалар.
Аралашу темалары буенча баланы көндәлек тормышта булган ситуациягә нигезләнеп, ситуатив диалоглар төзергә этәрергә мөмкин. Ситуатив диалоглар укучылар өчен татар теленнән Бердәм дәүләт тестына әзерлек эше дә булып тора.
Укучыларның сөйләм телен үстерү, иҗади сәләтләрен үстерү ,сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан әкиятләрне, хикәяләрне сәхнәләштерү отышлы. Әсәрләрне сәхнәләштерү балада әдәбиятка, театрга карата кызыксыну уята. Балаларның тормышы кызыклырак, эчтәлеклерәк була бара. Иҗат шатлыгын тою аларны куандыра. Дөрес юнәлеш биргәндә, балада артист, режиссёр, театр рәссамы хезмәте турында күзаллау формалаша. Укучылар сәхнәдә үзләрен ирекле тотарга өйрәнәләр. Аның танып-белү эшчәнлеге ныгый. Бала берникадәр вакытка герой булып тора, үз-үзенә бәя бирә, үз гомерендә беренче кул чабуларны ишетә. Төрле жанрдагы әсәрләрне сәхнәләштерү бердәмлек, чын дуслыкның кадерен белү, үз-үзеңә һәм башкаларга карата таләпчәнлек тәрбияли. Бу типтагы биремнәр укучыларга үз-үзләренә бәя бирү, үзбәя күнекмәләре булдыра.
Диалогик сөйләмне камилләштерү чорында монологик сөйләмне үстерүгә дә күчәргә мөмкин. Монологик сөйләмгә өйрәтү башлангыч сыйныфларда ук башлана. Бу төр эшчәнлектә укытучыга ярдәмгә күрсәтмәлелек килә. Чөнки яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кечкенә балалар күз белән күрү ярдәмендә күбрәк истә калдыралар. Ә зуррак сыйныфка киткән саен, бурычлар катлаулана: күрсәтмәлелек урынына терәк сүзләр яки билгеле бер тема килә. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә шигырьләр, җырлар, уеннар файдалану уңышлы. Бу, бер яктан, татар халык авыз иҗаты белән таныштырырга ярдәм итә. Икенче яктан, дәресләрнең кызыклы, мавыктыргыч булуында роль уйный.
Рус балаларына татар телен

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: