РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҺӘМ ИҖАДИ СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА КҮНЕГҮ ТӨРЛӘРЕ

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>

өйрәткәндә, уку төп максат түгел, ә сөйләм телен үзләштерүгә ирешү чараларының берсе. Ләкин укудан башка баланың сөйләм телен үстерүне күз алдына китерү мөмкин түгел. Текстларның төп максаты - укучыларның сүзлек байлыгын үстерү, текст буенча сораулар һәм аларга җаваплар биреп, балаларның сөйләм телен баету. Иң мөһиме - балалар укыганны аңларга, укылган буенча сораулар бирергә, куелган сорауларга тулы җаваплар кайтара белергә, укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләп бирергә, очраган яңа сүзләрне кертеп, җөмләләр төзи алырга, шул сүзләрне сөйләмдә куллана белергә тиешләр.
Укучыларны акыл хезмәтенә сәләтле, югары интеллектлы, иҗади шәхес итеп тәрбияләүдә мәктәптә уздырыла торган язма эшләрнең әһәмияте зур. Рус балаларын татар теленә өйрәткәндә, язу, әлбәттә, төп максат түгел, бәлки сөйләм телен үзләштерүгә ирешүдәге төп чараларның берсе генә. Билгеле бер темага кечкенә инша, иллюстрацияләр буенча хикәя язу, котлау, чакыру кәгазе, белдерү, афиша, мәкаләләр һәм хат язу кебек биремнәр рус телендә аралашучы балаларны татар сөйләменә өйрәтүдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
Билгеле булганча, 2011-2012 елларда кулланышка кергән Федераль белем бирү стандартлары системасы гомуми белем бирү программаларына аерым таләпләр куя. Икенче буын стандартлары уку-укыту процессын системалы эшчәнлек буларак билгели. Проект алымы белән укытуның асылы - укучының белемне укытучыдан әзер килеш алуында түгел, ә үзе мөстәкыйль рәвештә яисә төркем белән берлектә эзләнүләр нәтиҗәсендә табуы һәм шулар нигезендә дәрес темасына караган нәтиҗәләр ясый алу осталыгы. Укучы үзен эзләнүче,тикшерүче сыйфатында күрә, үзе өчен яңа ачышлар ясый. Бу укыту процессын мотивлаштыруда бик зур йогынты ясый. Проектлар алымы укучыларның шәхси кызыксынуын һәм аерым өлкәдә сәләтен арттыра, үз эше өчен җ

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: