Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  26 | 27 | 28 | 29 | 30  >  >>

лтыннан кыйбат.
Уку кешене күзле итә.
2) Мәкальләрне тәрҗемә итегез һәм аларны кулланып диалог төзегез . (11 бит, 5 күнегү).
3) Мәкальләрне тәрҗемә итегез. Бу мәкальләрнең мәгънәләрен ситуацияләр ярдәмендә аңлатыгыз.
Җыр-йөрәккә ял.
Һәр заманның үз көе.
4) Мәкальләрне тәрҗемә итегез. Рус телендә эквивалентлары булса, язып куегыз. (82 бит, 1күнегү).
Аз сөйлә, күп тыңла.
Акыллы сүз алтыннан кыйбат.
Акылы кысканың теле озын.
Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
Белем малдан кадерле. һ. б.
5) Мәкальләрне диалогларда кулланыгыз. (178 бит, 3 күнегү).
Аз белмәгән күп тә белмәс.
Алтын җирдән табыла, белем-китаптан.
Белем бәхетле итә.
Белем-йозак, ачкычы-сорау.
Белемле кеше югалмас. һ. б.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: рус балаларына татар мәкальләрен өйрәтү мөһим. Һәрбер сыйныфта аларның катлаулылыгы төрле. Башлангыч сыйныфларда күнегүләр бик гади була. Мәсәлән, укыгыз һәм күчереп языгыз, укыгыз һәм яттан әйтегез.
Мәкальләрне сөйләмдә дөрес куллану бик мөһим. Зуррак сыйныфларда, мәкальләр кулланып, дустың турында хикәя язу бик уңышлы булып санала.
Гомумән, рус балаларына татар телен өйрәтүнең һәрбер этабында-яңа тема аңлатканда да, узган дәрес материалын ныгытканда да, яңа сүзләр, төшенчәләр үзләштергәндә дә, халык авыз иҗаты үрнәкләрен нәтиҗәле файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, сыйныф берничә төркемгә бүленә. Алар һәрберсе төркем җитәкчесен сайлый. Укытучы мәкальләр бирә, ләкин бу мәкальләрнең бер өлеше генә язылган була, икенче өлешен укучылар үзләре уйлап, фикер йөртеп, китаптан эзләп табарга тиеш була. Кайсы төркем беренче булып дөрес җавап бирә, шул төркем җиңә.
Икенче мисалга тукталып үтик. Укучылар укытучы биргән мәкальләр буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка

Страницы: <<  <  26 | 27 | 28 | 29 | 30  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: