әрнең ахырын дәвам итегез.
Дөньда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет - . . . ( саулык ).
Сәламәтлекне сатып . . . . ( алып булмый ).
Байлык бер айлык, саулык - . . . ( гомерлек ).
2) Китап турында табышмаклар искә төшерелә һәм әйтелә.
Күрешергә кулы юк,
Сөйләшергә теле юк.
Аның белән күрешмәгән,
Белешмәгән кеше юк. ( Китап ).
Кулдан кулга йөри ул,
Бүтән телдә сөйли ул.
Белмәгәне юк аның,
Көзгесе ул дөньяның. ( Китап ).
Бик күп тел белсә дә,
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним, дисәң, өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә. ( Китап ).
Халкыбызның Тел белән төенләнгәнне теш белән чишә алмассың, Авыз белән бәйләгәнне кул белән чишә алмассың, кебек тәгъбирләрендә дә әлеге нәсыйхәттәге мәгънә аңлашыла. Әйткән сүз – аткан ук дигәндәй, кешенең бәгыренә тия торган сүзне ычкындырсаң, аны кулың, тешең белән дә төзәтә алмыйсың. Кеше күңеле пыяла, бер ватылса, төзәлер дип уйлама, - ди татар халкы. Шуңа күрә укучыларны кеше күңелен рәнҗетә торган сүзләрдән сакланырга өйрәтергә кирәк. Халык бу темага да багышлап мәкальләр иҗат итә.
Укучылардан мәкальләрнең дәвамын табуларын сорала.
Бер яхшы сүз мең . . . . . ( бәладән коткара ).
Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен . . . . ( төзәтә ).
Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә . . . . ( таш эри ).
Ипи турында шагыйрьләребез нинди генә матур җырлар, шигырьләр язмыйлар. Ипи турында нинди генә мәкаль, әйтемнәр юк. Мисал өчен:
Кар күп булса, иген уңар.
Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.
Хезмәт иясе – хөрмәт иясе.
Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.
Кышкы кар – көзге икмәк.
Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.
Эшләп ашасаң, арыш икмәге дә тәмле. һ. б.
Өченче бүлек. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен гам
Страницы: << < 28 | 29 | 30 | 31 | 32 > >>