тәкдим итә белергә тиеш. Мәкальнең эчтәлеген ачу максатыннан, берничә укучының сөйләшүен оештырырга, өйрәнелгән мәкальләр буенча рәсемнәр ясатырга мөмкин. Аларда башка төркем укучылары да катнаша ала. Шул тәртиптә төркемнәр үз мәкальләре буенча чыгыш ясый.
Укучыларга өйгә эш итеп татар мәкальләрен карап һәм ятлап килергә кушыла: Укытучы дәрестә мәкальләрнең башын әйтә, укучылар аны дәвам итеп әйтәләр: Мәсәлән, 1) 10 - 11 нче сыйныфлар өчен күнегүләр (мәкальләр):
1) Кеше сүзен тыңла, . . . (үз акылың белән эш ит. )
2) Ир-егет үзе өчен туа, . . . (иле өчен үлә. )
3) Кем эшләми, . . . (шул ашамый . )
4) Акыллы сүзен . . . (мин дип башламый. )
5) Үзе әдәпсез, . . . (киеме сәдәпсез)
6) Һәр ялтыраган . . . (алтын түгел. )
7) Бөтен халык берьюлы суласа, . . . (давыл кубар. ) һ. б.
Шундый күнегүләрне түбәндәгечә кулланырга мөмкин:
1) Карточкадагы һөнәр турындагы мәкальләрнең ахырын табып әйтергә:
Һөнәр утта янмый, суда . . . . ( батмый торган хәзинә).
Һөнәрле – үргә . . . ( йөзәр).
Һөнәр ашарга сорамый, . . . . ( үзе ашата ).
2) Акыл турында бирелгән мәкальләрнең дәвамын табып языгыз.
Алтының белән мактанма, . . . ( акылың белән мактан ).
Үзеңне зур тотма, кешене . . . ( хур итмә ).
Акыл байлыгы - . . . . ( тузмас байлык ).
3) Әдәплелек темасына багышланган мәкальләрне карточкадан укып дәвам итик.
Әдәп – ул үзеңне тота белү гадәтләре.
Адәмне адәм иткән - . . . . ( әдәп ).
Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите . . . . ( олтан ).
Үгет бездән, әдәп белү . . . . ( үзеңнән ).
К. Насыйри : Сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәк,- ди. Тышкы сәламәтлек турында гына әйтергә теләмәгәндер автор, бәлки кешенең рухи сәламәтлеге турында уйланырга мәҗбүр итә.
1) Бирелгән мәкальл
Страницы: << < 27 | 28 | 29 | 30 | 31 > >>