Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  25 | 26 | 27 | 28 | 29  >  >>

br/>җ)Намусыңны яшьтән сакла.
з)Бәйрәм ашы-кара каршы.
и)Эш беткәч уйнарга ярый.
к)Кем идем димә,кем булырмын диген.
л)Эш белмәгән ир булмас.
м)Калган эшкә кар ява.
н)Карама яшенә, кара яшенә.
о)Эш кешене кеше итәр.
2) Мәкальләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез. ( 94 бит, күнегү 4).
а) Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс.
б) Белемле үлмәс, белемсез көн күрмәс.
в) Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр
г) Кем сабыр,шул эшнең җаен табар.
Әлеге мәкальләр укучыларның синтаксик белемнәрен ныгытуга китерә.
10 нчы сыйныфта мәкальләрне өйрәнүнең түбәндәге мисаллары бар:
1) Алыш - биреш турында мәкальләр беләсезме? Түбәндәге мәкальләрне ничек аңлыйсыз?(10 бит, күнегү 3).
Акча бакчада үсми.
Акчаның күзе юк.
2) Түбәндәге мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Шул турыда сөйләгез. ( 11 бит, күнегү 2. )
Ватаны юк- җыры юк сандугач.
Иле ныкның биле нык.
Татулыкта бәрәкәт.
3) Бу мәкальләрне сез ничек аңлыйсыз?Аларны кем тормышына карата әйтергә мөмкин. (20 бит, күнегү 2).
Кайда яхшы эш, шунда яхшы исем.
Бер гүзәл эш мең гүзәл сүздән яхшырак.
4) Түбәндәге мәкальләрне тәрҗемә итегез. Истә калдырыгыз. (38 бит, күнегү3).
Укысаң белерсең, укымасаң бөлерсең.
Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.
Укыган угыл атадан олы.
Укымаган күзлене укыган күзле җиңгән.
Сүз онытыла, язма онытылмый.
Тел сөйләр дә үтәр, каләм аны язып саклар.
5) Бу мәкальләр нәрсә турында?(42 бит, күнегү 2).
Аз сөйлә,күп эшлә.
Аз сөйлә, күп тыңла.
Аз сөйләсәң, күп ишетерсең.
Аз сүз белән күпне әйт.
11 нче сыйныф дәреслегендәге күнегүләр.
1) Мәкальләрне тәрҗемә итегез һәм, аларны кулланып, хикәя төзегез . (9 бит, 5 күнегү).
Акыллы сүз а

Страницы: <<  <  25 | 26 | 27 | 28 | 29  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: