> Мәкаль һәм әйтемнәр халык тормышының бөтен якларына диярлек кагыла һәм һәрбер өлкә, юнәлеш, тармак хакында билгеле бер мәгълүмат саклыйлар. Вакытлар узу белән, мәкальләрдәге әлеге мәгълүмат бер кешедән икенчесенә, атадан балага, буыннан буынга күчә. Димәк, мәкальләр һәм әйтемнәр, сынамышлар һәм табышмаклар күпмедер дәрәҗәдә белем чыганагы да булып торалар.
Хикмәтле, тирән фикергә ия булу сәбәпле, мәкаль - әйтемнәр халыкта җитди фәлсәфи фикер тәрбияләүдә дә гаять зур роль уйныйлар. Икенче төрле аларны халык философиясе әсәрләре дип тә бәяләргә мөмкин. Димәк, мәкаль - әйтемнәр тирә - якны танып белүдә иң җитди чыганакларның берсе булып тора, чөнки аларда халык тормышының барлык яклары хакында да җитди һәм әһәмиятле фикерләр саклана.
6 нчы сыйныф дәреслегеннән күнегүләр
1) Мәкальләрне тәрҗемә итегез һәм хәтерегездә калдырыгыз . (22 бит, күнегү 5. )
Кеше күрке- йөз,
Йөзнең күрке күз,
Уйның күрке- тел,
Телнең күрке- сүз.
Тел- белемнең ачкычы, акылның баскычы.
Сүз- бер көнлек, тел- гомерлек.
Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
Алтын җирдән табыла, белем- китаптан.
Биредә мәкальләрнең тагын бер гаять әһәмиятле үзенчәлеге ачыла: һәрбер мәкаль билгеле бер чор, дәвер, заманга нисбәттән туа. Шул ук вакытта мәкальләргә хас икенче бер сыйфат күзгә ташлана: аларның эчтәлеге бик тә киң һәм тирән булырга тиеш. Бу фикер мәкаль текстларында да чагылыш таба («Мәкаль сакалдан олырак»).
7нче сыйныф дәреслегеннән күнегүләр китереп үтәбез.
1) Мәкальләрдә нинди уртаклык бар? (24 бит, күнегү 4. )
а) Язык до Киева доведет. ә) Тел Төмәнгә илтә. б) Тел Мәккәгә җиткезә.
2) Мәкальләрне тәрҗемә итегез. (53 бит, күнегү 10. )
Тән биргән дә- ана,
Сөт биргән дә- ана,
Тел биргән дә- ана,
Көй биргән дә-
Страницы: << < 23 | 24 | 25 | 26 | 27 > >>