аваплылык тоярга өйрәтә, төркем белән эшләүнең нәтиҗәсендә аның да аерым өлеше барлыгын аңлауга ярдәм итә. Проект алымы җанлы, кызыклы,ләкин катлаулы, чөнки белемне эзләп алып табарга кирәк. Проект эшчәнлеге процессында укучылар төрле чыганаклардан мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат эзлиләр, аларны анализлыйлар , уку предметы бурычларына бәйле рәвештә туплыйлар, проблеманы билгелиләр, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклыйлар. Алар коллективта эшләргә өйрәнәләр,аралашалар, үз фикерләрен дәлиллиләр, эшнең барышын анализлыйлар, аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнәләр.
Бүгенге көндә тормышыбызны информацион технологияләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Укучылар арасында төрле мәгълүмати чаралар, Интернет челтәрләре белән эшләү бик актуаль. Укыту процессында виртуаль экскурсия алымы укучыларны белемнәрен күтәрергә, күзәтүчәнлекләрен үстерергә , әйләнә-тирә мохитнең матурлыгын танып белергә өйрәтә. Виртуаль экскурсия - укытуны тормыш, практика белән бәйләү формасы.
Виртуаль экскурсиянең төп максатлары -балаларның булган белемнәрен тирәнәйтү, фикерләү сәләтләрен үстерү. Бу алымны дәрестә куллану вакытны дөрес сарыф итәргә ярдәм итә, чөнки бер дәрестә баланы берничә объект белән таныштыру мөмкинлеге була. Мәсәлән, төрле шәһәрләргә, музейларга сәяхәт кылырга мөмкин. Шулай ук, зоопаркларга, китапханәләргә, театрларга экскурсия оештыру укучыларда дәрескә карата зур кызыксыну уята. Аны икенче төрле проект алымы дип тә әйтергә мөмкин. Виртуаль экскурсия тамашачыга мәгълүмат тапшыруның нәтиҗәле ысулы булып тора.
Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып - аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешүдә татар теле һәм әдәби уку, әдәбият дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллануның роле зур дип уйлыйбыз.
Страницы: << < 4 | 5 | 6 | 7 | 8 > >>