Экологик кичә. Табигатькә экскурсия

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

br/>Эт эчәгесе шикелле,
Үләннәргә чорналмыйм.
Балалар:
Кыңгырау чәчәк,күр әле,
Тәкыя итеп үр әле.
(чүгәләп утыра).
Энҗе чәчәк.
Энҗедәй чәчәк атам мин,
Яз көнендә урманда.
Миңа берни дә кирәкми,
Күләгәлек булганда.
Ромашка
Кечкенә көнбагыш кебек,
Чәчәк булам мин үзем.
Таҗларымны санап кара
Әгәр булсаң бик түзем.
Күкчәчәк.
Арыш арасында үсәм,
Зәп-зәңгәр чәчәк атам,
Зәңгәр күкле,чалт кояшлы
Аяз көнне яратам.
Тәкыяүрелеп беткәч, тәкыя бер якка, балалар икенче якка әйләнә.
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыйдык
Тәкыялар үрдек без.
Укытучы.
- Укучылар чәчәкләрдән үрелгән тәкыя, бу уен сезгә ошадымы? Әйдәгез, юлны дәвам итик, тизрәк кунак кызның энесен эзлик.
Алмагач очрый(исәнләшәләр).
Балаларның берсе:
- Алмагач, син әйт әле, казлар-аккошлар кайсы якка очтылар?
Алмагач.
- Ярый, мин сезгә ярдәм итәрмен. Тик минем сезнең зирәклелегезне сынап карыйсым килә. Бар сорауларыма да җавап бирә алсагыз, ярдәм итәрмен.
"
$
&
(





Миңа үсү өчен нинди шартлар кирәк?(су җылылык, яктылык) Ярый, бу сорауларыма җавап бирдегез, инде табышмакларымны тыңлагыз (табышмаклар әйтә).
–Ә сез әле минем ботагымдагы бу язманы укыдыгызмы соң?(укыйлар)
1. Урманда,паркларда йөргәндә агач ботакларын сындырма!
2. Яз көннәрендә каеннарны яралама!
3. Урманнарны янгыннан сакла!
4. Коры,җилле көннәрдә урман аланнарында учак якма!
5. Кискән агачлар урынына яшь үсентеләр утырт!
6. Кош ояларын туздырма!
- Балалар,бу кагыйдәләрне онытмагыз!
Юл дәвам итә.
Бер укучы:
–Апа, карагыз әле, кара, менә монда бер кош оясы бар, кошы да бар әле.
Арадан бе

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: