Экологик кичә. Табигатькә экскурсия

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6  >  >>

>Бераз гына бал кушып,
Балан суы эчертә.
2 бала.
Кура җиләген менә
Дару дисәң дә ярый.
Кызыл доктор дип аңа,
Исем бирсәң дә ярый.
Суык тисә вареньесын
Чәйгә салып эчәсең,
Шабыр тиргә төшәсең.
Кем дә белә анысын!. . .
Ул булмаса, әгәр дә
Юкә чәчәгеннән дә
Яхшы дару бармы соң?
4 бала.
- Әбекәй, менә бу үлән суын эчеп җибәр әле. Файдасы тими калмас (убырлыга балан суын эчертә)
–Ай, рәхмәт яугырлары,сез бик шәфкатьле балалар икән. Шундук җиңеләеп киттем.
–Әбекәй, әле без тагын бик күп дару үләннәре беләбез. Менә тыңлап кара әле.
1. Без таныйбыз дус-ишне,
Кара нинди хуш исле,
Тагып йөрерлек түшкә!
Бу бит зәңгәр мәтрүшкә.
2. Ә менә монысы сары мәтрүшкә
Бик күп төрле авыруга.
Шифасы бар, аның да
Тамакны да дәвалый ул,
Эчәк авыруларын да.
3. - Ә менә минем әни чәчемне юганнан соң, кычыткан суы белән чайкый. Шуңа минем чәчләрем озын, ялтырап тора.
4. Алай булса кил әле,
Менә каен җиләге.
Бик тәмле ул, бал гына
Авызыңа ал гына.
Күңелегез ачылыр,
Сусавыгыз басылыр.
5. Исеме сәер булса да,
Аны бик хөрмәтлиләр.
Киселсә дә,канаса да,
Иң әйбәт дару диләр.
Бу бит бака яфрагы.
6)Уздык калын урманны,
Болынны, үзәннәрне
Очраттык без һәр җирдә
Дарулы үләннәрне.
Бака яфрагы, кычыткан,
Тузганак һәм әремне
Кирәкми дип, ташлама,
Бу файдалы үләннәрдән
Күп дарулар ясала. (үләннәрне убырлыга бирәләр. )
Убырлы карчык:
–Ярый, балалар, сез бик әйбәт, бик шәфкатьле балалар икәнсез. Яхшылыгызга яхшылык белән җавап бирәм. Сез бу кызның энесен эзләп йөрисез бугай. Бу явызлыгымны кичерегез. Мин сезгә малайны кире кайтарам. Тик башка беркайчан да әти-әниеңә биргән вәгъдәңне бозма. Аны үтә!

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: