Экологик кичә. Табигатькә экскурсия

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ым. Сез миңа ярдәм итмәссезме? Юкса, мин әти-әниемә ни дип җавап бирермен, минем энем кем булыр?(елый).
Укытучы:
–Балалар,бу кыз безгә таныш бит. Ул кайсы әкияттән соң? Аның энесе кайда икән?
Укучылар:
–Аны казлар-аккошлар алып киткән. Ул кызКазлар-аккошлар әкиятеннән.
Укытучы:
–Елама әле,сеңлем. Без менә үзебез дә, хәзер табигать кочагына экскурсиягә чыгарга җыенган идек. Балалар инде табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә кабатладылар. Ярый,без сиңа ярдәм итәрбез, энеңне табарга булышырбыз. Әйдәгез, юлга кузгалыйк. Юлыбыз кыскарак булсын өчен, җырлап барыйк. Җыр-күңелне күтәрә, диләр бит.
Кояшлы илҗыры.
Укытучы:
–Балалар, ә-ә-нә тегендә нәрсә ул? Мич түгелме?
Укучылар:
–Әйе, апа, ул мич шул әкияттәге мичкә охшаган. Әйдәгез, аннан сорап карыйк, ул казлар-аккошларның кайсы якка киткәнен күргәндер. Исәнләшәләр,сорыйлар.
Мич:
–Әгәр минем сорауларыма,табышмакларыма дөрес җавап бирсәгез, мин сезгә ярдәм итәрмен, юлны күрсәтермен (табышмаклар әйтә). Дөрес уйлыйсыз икән сез балалар. Тапкырлыгыгыз өчен мин сезгә ярдәм итәм. Казлар-аккошлар ә–ә–нә–теге якка киттеләр.
Укытучы:
–Менә балалар, юлда яхшы кешеләр, матур күренешләр, күңелгә ятышлы хәлләр очраса, юл йөрү күңелле була ул. Сезгә дә күңеллле булып киттеме? Әйдәгез, шушы болында, шушы болында, матур чәчәкләр арасында бер уйнап алыйк. Чәчәкләр табигатьтә ни өчен кирәк? Сез нинди чәчәкләр беләсез? Аларны күпләп өзәргә ярыймы? (фикер алышулар)
Тәкыя үрәмуены.
Түгәрәк ясап басалар. Берничә балага чәчәк рәсемнәре куелган башлык кидерелә. Җырлап әйләнәләр:
–Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Кыңгырау чәчәк, кил әле,
Бер елмаеп көл әле.
Кыңгырау чәчәк (уртага чыга)
Охшасам да кыңгырауга,
Шалтырамыйм,чыңламыйм. <

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: