-көч"
Слайд 16.
"-Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр,-дигән. Керпенең бу акылы киңәшенә үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга урман эченәрәк атлаган"
("Сертотмас үрдәк")
Мәкаль: "Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә әйт"
"Лыгырдавык күп сөйләр,аз эшләр"
"Күп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы. "
"Сер сөйләмә дустыңа,дустыңның да дусты булыр,ул да сөйләр дустына. "
Слайд 17.
- Бүген без сезнең белән Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен укырбыз. Сез бу әкиятне укыганыгыз да, ишеткәнегез дә бар. Драмтүгәрәктә өйрәнеп, сәхнәгә дә куйган бар. Әсәр белән кабаттан очрашканчы уен уйнап алыйк.
Слайд 18.
4. Физкультминутка:
Ике уен уйнап алу.
а)Һәркем үз янында утырган иптәшенең колагына сер итеп бер сүз әйтә;
б)Беренче партада утырган укучы иптәшенең колагына бер сүз әйтә, тегесе ул сүзне үзе белән утырганның колагына җиткерә. Сүз, колактан-колакка әйтелә барып, барлык төркемнәр аша үтеп чыгарга тиеш.
5. Тикшерү өчен сораулар:
-Беренче уенда әйтелгән сүз белән икенче уенда әйтелгән сүз арасында аерма бармы?
-Бар, әлбәттә.
-Нинди?
-Беренче уенда әйтелгән сүзне ике генә кеше белде, ә икенче уендагысын-барысы да.
-Ике генә кеше белгән сүзне икенче төрле нинди бер сүз белән әйтәбез?
-Ул сер була.
-Ә икенче уендагысы?
-Ул сер була алмый.
-Ни өчен?
-Чөнки аны барысы да белде.
-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
-Сер саклау турында.
6. Уку мәсьәләсен чишү
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>