.
-Нәрсә ул сер?
Слайд 19.
Сер -Кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмәт.
Слайд 20.
- Ә хәзер "Сертотмас үрдәк" әкиятен аудиоязмада тыңларбыз. Шул ук вакытта сез дәреслекләрнең 94нче битен ачып, әкиятне карап барырсыз.
7. А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте өстендә эш. Магнитофон язмасында тыңлау һәм дәреслектән карап бару.
- Әкиятне бик дикъкать белән тыңладыгыз. Әйдәгез, эчтәлеген кабаттан карап чыгыйк.
8. Сайлап уку.
- Әкият ничек башланып китә?
- Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган.
- Әкиятнең Сертотмас үрдәкне сүрәтләгән җирен укып күрсәтегез.
Слайд 21.
- Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. "Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим", -- дип башлап китә торган булган ул сүзен.
- Йорттагы кош-кортлар хуҗаны эзләргә ник сертотмас үрдәкне җибәргәннәр? Әсәрдән шул юлларны укып күрсәтегез.
Слайд 22.
- Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. "Икенче көнне дә кайтмас бу", -- дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. "Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!" -- дигәннәр алар үрдәккә.
- Алар үрдәккә нинди үгет-нәсихәт биргәннәр?
- "Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!" -- дигәннәр.
- Үрдәккә юлында кемнәр очраган?
- Керпе, Куян, Аю, Бүре, Төлке.
- Аларның кайсысы үрдәккә бик яхшы киңәш биргән? Нәрсә дип әйткән?
Слайд 23.
- Керпе: Мин инде андый усалларның берсе дә түг
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>