ел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр, -- дигән.
- Куян, Аю, Бүре Сертотмас үрдәк белән танышканнан соң нинди уйлар уйлаганнар?
Слайд 24.
- Куян эченнән генә: "Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән", -- дигән.
Слайд 25.
- Аю: "Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән", -- дип, ашыга-ашыга китеп тә барган.
Слайд 26.
- Усал бүре тешләрен шыгырдаткан, үз-үзенә: "Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән", -- дигән, ә үрдәккә: "Андый кешене күргәнем юк!" -- дигән дә үзе куаклар арасына кереп югалган.
- Ә Сертомас үрдәкне кем һәм ничек итеп хәрап иткән?
- Төлке хәрап иткән.
- Ул аны тасма теле белән алдаган. (Укый).
Слайд 27.
- Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! -- дигән төлке. -- Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде, -- дип өстәгән.
- Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин . . . Дәвам итегез.
Слайд 28.
- . . . хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән. . . "Тагын берничәне тоткач, толып тектерермен", -- дигән һәм тиресен киптерергә амбарга элгән.
- Әкият нинди сүзләр белән тәмамлана?
- Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага с
Страницы: << < 4 | 5 | 6 | 7 | 8 > >>