Белем бирү: Сулыш системасы төзелеше, аның матдәләр алмашы белән бәйле функцияләре турында өйрәнүне дәвам иттерү. Сулыш системасы белән кан әйләнеше системасы арасындагы үзара бәйләнешне, әйләнә-тирәлекнең сулыш органнары функцияләренә йогынтысын күрсәтү. Сулышның әһәмиятен ассызыклау.
- Үстерешле: Тәмәке тартуның сәламәтлек өчен зарарлы булуына төшендерү.
- Тәрбияви : Үз-үзеңнең һәм әйләнә тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә сак караш тәрбияләү.