Абдулла Алиш. Сертотмас үрдәк

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

латов, Габдулла Баттал, Сәлим Бохаров, Әхмәт Симаев, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабаев, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Аднашев, Абдулла Алиш.
Слайд 7.
oo Әйе, сез аларны бик яхшы беләсез. Бигрәктә безгә Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш иҗатлары таныш. Быел февраль аенда без сезнең белән герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен сәхнәләштерүгә багышланган җөмһүрият бәйгесендә 1нче урынны яулап кайттык. Шуның белән сезне кунаклар алдында тагын бер кабат котлап китәсем килә.
oo Ә бүген, балалар, без Абдулла Алиш иҗаты белән танышуны дәвам итәрбез. Әйдәгез әле, аның тормыш юлын искә төшереп үтик. Безнең сыйныфтан берничә укучы Абдулла Алишның тормыш юлын өйрәнү буенча эш алып бардылар. Сүзне аларга бирик.
3. Абдулла Алишның биографиясе белән танышу. Берничә бала кыскача мәгълүмат бирә.
Слайд 8.
Тормыш юлы:
1нче бала: Абдулла Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында зыялы нәсел-күп буыннардан килгән дин әһелләре,руханилар нәселендә көтеп алынган малай булып дөньяга килә. Бабасы Нурулла Бохарада укып кайткач, Көеккә килеп төпләнә һәм авыл мулласы булып гомер сөрә. Әтисе Габделбари исә нигездә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә -иген игә, умарта тота. Әнисе Газизә дә укымышлы, нечкә һәм шигъри күңелле ханым булып әдәбият тарихына кереп калган.
Слайд 9.
2 нче бала: Башлангыч белемне А. Алиш 6-7 яшендә әтисеннән ала-укырга һәм язарга өйрәнә. Көектәге башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 1917-1919 елларда мәдрәсәдә укый. 1919-1921 елларда Бураково авылы мәктәбендә, аннан соң,1927 елга кадәр Спас педагогия техникумы каршысындагы җидееллык рус мәктәбендә укый.
Слайд 10.
3 нче бала: Абдулла Алиш 1933-1934 елларда "Ялкын" журналы редакциясе каршысында оештырылган әдәби түгәрәк җитәкчесе.
1941 елның июль аенда, Ватан сугышы б

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: