-Хәреф саны белән аваз саны туры киләме?
-Килә, чөнки г хәрефе бер аваз белдерә.
-Укучылар игътибар иттегезме г ны ничә төрле укып була?
-Ике төрле: калын һәм нечкә итеп укып була.
-Ничек белергә аның калын итеп гъ дип, нечкә итеп г дип укылышын.
7. Фразаны тәмамла уены
га - га - га әти кадак кага.
гә - гә - гә әни яулык тегә (чигә)
ка - ка - ка ярда ята бер бака
кә - кә - кә елга ярлары текә
8. Дәреслекнең 55 битендәге сүзләрне укыйбыз.
Игътибар итегез, кайсы сүзләр калын, кайсылары нечкә укыла.
Баганалап бирелгән сүзләрне уку.
-Укучылар, кайчан г ны калын итеп, кайчан нечкә итеп укыйбыз. ?
-Күрше иҗектә калын сузык булса, гъ дип, нечкә сузык булса. г дип укыла.
9. Дәреслектәге "Яран гөл" текстын уку. Җөмләләрне тыныш билгеләренә карап укырга өйрәтү.
- Өченче җөмләдә сүзләр арасына нәрсә куелган?
(сызык куелган).
- Сызык куелган урынны ничек укырга кирәк?
- Сызык куелган урында тукталып алырга,пауза ясарга кирәк.
- Гөлназ, Галия, Гөлүсә сүзләре арасына нәрсә куелган?(Өтер куелган. )
- Димәк, бу сүзләрне ничек укырга кирәк?(Санаган кебек укырга кирәк).
10. "Идел елгасы" текстын уку. Текст буенча әңгәмә һәм сүзлек эше үткәрелә.
11. Таблицада бирелгән кеше исемнәрен уку. Укыганда гъ г авазларының дөрес әйтелешенэ һэм кеше исемнәренен баш хәрефтән язылуына игътибар иттерелә.
К-коллектив әңгәмәдә катнашу.
Р-дәреснең максатын кабул итү.
Баш миенә штурм.
П-проблемалы сорауны хәл итүдә катнашу.
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>