Замана баласы

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

е елмаю аша сезнең белән дә бүлешә алам. Ягез әле, бер-берегезне кулларыгыздан алыгыз. Минем елмаю үземә кире кайтса, мин бик шат булырмын.
"Елмай уены". Максат:киеренкелекне бетерү өчен тын юлларына 2 шәр тапкыр күнегүләр ясау.
1. Кулларны җылытабыз(ышку)
2. Битләрне кабартабыз,ике яклап бармаклар белән сугып аваз чыгарабыз: б-б-б-бу-бу-бу
3. Иренне түгәрәклибез,кул белән иренгә тиеп алабыз: җ-җ-җ-җ
4. Шәм алабыз(күзаллау),өрәбез: якынга,еракка,бик еракка.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат:укучы эшчәнлеген активлаштыру,белемнәрне яңарту
1. Матур уку минуты. Максат: уку тизлеген үстерү. Көтелгән нәтиҗә:йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту,төп фикерне таба белү. 6мин
"Матурлык минем белән"(Мөдәррис Әгъләмов)
Зур, матур, биек йортлар,
Тәрәзәләрдә - утлар. . .
Ишектән килеп керәм.
Кайда гына барсам да,-
Матурлык минем белән.
А) -пышылдап уку;
-хор белән акрын темпта уку;
-ачуланып уку;
-"соклану-шатлану"интонацияләре белән уку;
Ә) өзекнең төп фикере?(матурлык).
-Нәрсә ул матурлык? (Фикерләрегезне кул күтәреп әйтегез,ә мин тактага язып барам).
-Матурлык: әти-әни,туган авыл,күңел ,белемлелек,әдәплелек. . . .
-Нинди матурлыклар була?(тышкы матурлык,эчке матурлык. . . )
-Матурлык кайларда очрый? ( кешедә,җирдә. . . )
-Кайсы матурлык турында сөйләшербез микән, моның өчен иҗекләрдән сүзләр төзеп белеп булачак. (конверт бирелә,төркемнәрдә эш)


3. Уку мәcьәләсен кую. 3мин Максат:белем алуга мотив тудыру. Көтелгән нәтиҗә: дәрес темасын китереп чыгару.
Дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? Темасын, максатын әйтегез.
-2нче сыйныф кешедәге матурлык,ягъни замана баласының матурлыгы,ә 4 нче сыйныф җирдәге матурлык,ягън

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: