,тикшеренүгә корылган әңгәмә.
Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү
4 сыйныф
Тема. Җирдә миңа ни кирәк?
Максат. "Кеше яшәеше өчен ниләр кирәк?" соравына җавап табу.
Бурычлар. 1. Ш. Галиевнең шигырьләрен укырга,идея эчтәлеген аңларга өйрәтү. Укучыларны сәнгатьле укуга хәзерләү.
2. Кеше һәм табигать тормышындагы уртаклык турында аңлатуны дәвам итү.
3. Табигать дөньясына сак караш тәрбияләү.
1. Планлаштырган нәтиҗә
1. Предмет нәтиҗәләре: дәреслектән кирәкле материалларны таба белү күнекмәләре үстерү.
2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: белем алуга омтылыш булдыру.
3. Метапредмет нәтиҗәләр
Регулятив: дәрестә алган белемнәрнең көндәлек тормыштагы әһәмиятен төшендерү
Танып белү: булган һәм алган белемнәргә таянып ,"җирдә миңа ни кирәк" төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны дәреслектән табу һәм анализлау аша аны бәяләү,гомуми нәтиҗә чыгару.
Коммуникатив: төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә,төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү,кеше фикерен исәпкә алу, киңәшләшү; әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.
Төп төшенчәләр
Автор, жанр, куплет, рифма,строфа, анализлау,чагыштыру,гомуми нәтиҗә
Предметара бәйләнеш
Туган тел, әйләнә - тирә дөнья, музыка
Ресурслар
Төп. Дәреслек: Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина "Әдәби уку" 1 нче кисәк (87-91 битләр)
Эшне оештыру: төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.
Педагогик технология: өлешчә эзләнүгә ,тикшеренүгә корылган әңгәмә.
Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү
I. Мотивлаштыру-ориентлашу. Максат:уңай психологик халәт тудыру. дәрескә кызыксыну,бер-береңә ихтирам хисләре уяту. 2мин
-Исәнмесез, укучылар! Кунаклар! Укучылар, бүген минем кәефем бик әйбәт. Әйбәт кәефемн
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>