Ю хәрефе, аның кулланылышы

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

турында сөйләшербез икән, балалар? . (-Ю хәрефе. )
Әйе, бүгенге дәресебезнең максаты ю хәрефенең сүзләрдәге язылышын һәм әйтелешен өйрәнү. Ю хәрефе белән сүзләр, җөмләләр төзергә өйрәнү.
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
1. - Карагыз әле, аю сүзендә ю хәрефе ничек укыла, ә юкә сүзендә?
-аю сүзендә ю калын йу дип укыла, ә юкә сүзендә нечкә йү дип укыла.
-Ә нәрсәгә карап шулай укыйлар бу сүзләрне?(сузык авзларга карап)
-Дөрес. Сузык авазларга карап. Әгәр сүздә калын сузык икән, бу сүз калын әйтелешле. Әгәр нечкә сузык икән, бу сүз нечкә әйтелешле була.
2. - Ә хәзер, әйдәгез, бу сүзләргә бергәләп фонетик анализ ясыйк. ( укытучы тактада аңлата)
- аю-сүзен ничек ишетәбез? Транскрипциясен күрсәтәбез.
аю---айу
-Хәреф белән аваз саны туры киләме? (Саныйбыз) 2хәреф,3 аваз
--- юкә йүкә
-Хәреф белән аваз саны туры киләме?(Саныйбыз) 3 хәреф,4 аваз
---Димәк нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Калын сүзләрдә ю хәрефе йудип укыла.
Нечкә сүзләрдә ю хәрефейү дип укыла. (парларда кабатлау)
3. Матур язу.
-Әйдәгез дәфтәрләрне ачыйк та каллиграфик дөрес итеп числоны, сыйныф эшен языйк. Язганда дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Язганда туры утырам ,
Тигез тора иңсәләр.
Арка туры, ә аяклар
Идәнгә үк тияләр.
Ручканы мин дөрес тотам. ,
Дәфтәрне авыш итеп.
Яза башлыйм хәрефләрне
Пөхтә һәм матур итеп.
Юю хәефләрен 1 юл язып куябыз. Юныс сүзен язабыз.
4. Рәсемле диктант.
- Укучылар, тактадагы рәсемнәргә игътибар белән карагыз, аларны сүзләр белән әйтегез һәм исегездә калдырырга тырышыгыз.
- Ә хәзер шушы сүзләрне истә калганча дәфтәрегезгә язып куегыз.
Кояш, яңгыр, аю, бияләй, юлбарыс, кыяр, яфрак, юрган.
Парларда экраннан тикшерәбез. Ничә сүз язганны саныйбыз.
Ә

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: