лын әйтелешле сүзләрдә йа дип укыла. Нечкә әйтелешле сүзләрдә йә дип укыла.
2. Хәзер уен уйнап алабыз. Мин сүзләрне әйтеп барам. Әгәр сүз калын әйтелешле булса, кул чабасыз, нечкә әйтелешле булса , аякларны тыпырдатабыз.
III . Уку мәсьәләсен кую
1. - Укучылар, ә хәзер әйдәгез, тапкырлыгыгызны сынап карыйм. Мин табышмак әйтәм, сез җавабын табасыз.
1. Асрамый ул умарта
Балны бик-бик ярата
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята.
- Нәрсә булыр икән ул? (аю)
- Дөрес. Э сез аюлар турында нәрсә беләсез?
( -Аю бал ярата. Ул кыш буе өнендә йоклый, ә яз җиткәч чыга. Аю җиләк ашый, су керә).
Тыңлап үтегез әле, мин сезгә менә бу көрән аюлар турында кызыклы мәгълүмат биреп китәм.
Көрән аюлар урманда яшиләр. Урмандагы җиләк-җимешләр белән тукланалар. Аюлар тагын бал яраталар, бакалар, бөҗәкләр тоталар. Кабан, поши, боланнарны аулыйлар. Аюлар агачка яхшы үрмәлиләр, суда йөзәләр. Кыш буе аю өнендә йоклый. Көрән аюлар 50 елга якын яшиләр. Куркыныч янаганда үкерә, шулай итеп иптәшләрен чакыра.
Ә ак аюлар һәрвакыт ак, алар гомерләрен гел боз өстендә үткәрәләр. Тюлень, балык, кошлар белән тукланалар.
- Көрән аю бүген безнең дәрескә кунакка килгән. Ул буш кул белән килмәгән, безгә хат алып килгән. Ә хатны без соңрак укырбыз.
2. Бу агачның чәчәгеннән бал кортлары бал җыя, ә авырганда чәчәгеннән чәй ясап эчәләр.
- Нинди агач бу? ( юкә)
- Әйе, юкә агачының чәчәге бик файдалы. Шулай ук юкә чәчәгеннән җыелган бал да бик файдалы.
2. аю, юкә сүзләренә игътибар итегез әле .
-Бу ике сүздә язылышы белән охшаган, ә әйтелеше белән аерылып торган нинди хәреф бар?
- Ю хәрефе турында нәрсәләр беләсез? (сузык аваз, 2 аваз белдерә, ләкин язуда 1 генә хәреф белән күрсәтелә)
- Димәк бүген дәрестә нинди хәреф
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>