хәзер шушы сүзләр белән ике җөмлә төзеп язабыз. (Укып курсәтәләр)
V. Белемнәрне ныгыту.
1. Дәреслек белән эш.
1. Дәреслектәге кагыйдәне укып танышу. ( 73 бит) (1 укучы кычкырып укый)
2. КОНЕРС. Уен уйныйбыз! Мин сезгә сүзләр бирәм. Һәр сүзне дөрес итеп укырга һәм үз өенә - почмагына куярга кирәк.
Юды, юл, юкә, юеш, сөю, аю, юлчы, Юныс, төю, юан, ютәл, кию.
Дөреслеген дәреслек буенча тикшерү. (69 нчы күнегү)
- Беренче баганадагы сүзләр ничек укыла?
-Ю хәрефе нинди кушылманы белдерә?
Икенче баганадагы сүзләр ничек укыла?
-Ю хәрефе аларда нинди кушылманы белдерә?
3. Дәреслек белән эш.
70 нче күнегүне уку һәм дәфтәрдә язу. Ю хәрефе кергән сүзләрне күчереп яз.
Фонетик анализ ясау (перфокарта) (һәр укучы 1 сүзгә тактада анализ ясый)
Физкультминут
Аю килэ, лап-лап, (экрен генэ аю сымак атлап баралар)
Үләннәрне таптап.
-Аю ,алай итмә син, (аюга бармак яныйлар,
Безнең белән уйна син. аны уйнарга чакыралар)
Урыныңда тик торма,
Тыпыр-тыпыр тыпырда. (урыннарында тыпырдыйлар)
Аю бик арыган икән,
Тәмләп йокыга киткән. (чүгәлиләр, "йоклыйлар")
-Аю, әйдэ,тор инде,
Тагын бер уйныйк инде. (басып, кулларны чәбәклиләр)
Дәреслек белән эш. 72 нче күнегү.
- Нишлә? Соравына җавап бирүче сүзне тап. Ул ничә аваздан, ничә хәрефтән тора?
Ашар алдыннан ни өчен кулны юарга кирк?
Ә хәзер аю дусның хатын укып карыйк. Бу хат Юындырдан икән. Ул безгә табышмакның җавабын табарга куша.
- Бит, кулыңны юасың.
"Һай, рәхәт!" - дип куясың.
Чисталыкны ярата
Хуш исләрен тарата. Ул нәрсә? (сабын )
Юындырның тагын нинди дуслары бар? (щетка, паста, тарак, мунчала).
Юындыр сезгә узенең киңәшләрен дә язып җибәргән.
- Һәр көн
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>