чиста су белән сабынлап юын.
- Кулны пычранган саен ю.
- Ашар алдыннан кулыңны ю.
- Атна саен мунчада юын.
( Чисталык - сәламәтлек юлдашы,- диләр. Һәрвакыт гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәп, юынып йөрергә кирәк)
4. Парларда эш.
Юлбарыс сүзеннән сүзләр ясарга (Парлап эшлилэр)
(юл,бар,сал,бал,сыр,бас,юа)
VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. .
1. Тест эшләү. Укучылар, ә хәзер дәрестә үткәннәрне йомгаклап, белемнәрегезне тикшерер өчен тест биремнәре эшләрбез. Әйе яки юк дип җавап бирәбез.
1) Юлчы сүзендә 5 аваз бар. Әйе
2) Юлбарыс сүзендә ике иҗек. Юк
3) Ютәл сүзе калын әйтелә. Юк
4) Ю хәрефе ике аваз белдерә. Әйе
-Укучылар, бүгенге дәрестә нинди хәреф турында сөйләштек?
- Ю хәрефе нинди авазларга билге булып йори?
- Нинди сүзләрдә йу, нинди сүзләрдә йү дип укыла?
2. Өй эше:
1. Кагыйдәне кабатларга
3. Иҗади эш . Юкә агачы турында материал тупларга.
3. Бәяләү. Үзбәя.
- Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне "5" легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Түгәрәкләрне күтәреп, үзегезгә бәя бирегез.
Страницы: << < 3 | 4 | 5