;кара сарык суярмын", "майлы ботка бирермен" һ. б. ) кебек борыңгы мәҗүси ышануларга ишарә итүче мотивлар ачык төсмерләнә. Хәзер исә аларның йолалык мәгънәләре бөтенләй онытылган һәм балаларның күңел ача торган такмаклары булып кына йөриләр.
Яңгыр, яу, яу, яу!
Иләктән, чиләктән,
Пәрәмәчтән, коймактан,
Арпадан, бодайдан,
Эшләр китәр уңайдан!
Яңгыр, яу, яу, яу!
Ипи-күмәч зур үссен,
Безгә сөенеч килсен!
Болыт,болыт, килмә син,
Безнең юлны бүлмә син,
Син килгәч без куркабыз,
Өйгә кайтып китмәбез.
Кояшкаем чык, чык,
Майлы ботка бирербез.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Кирәкми безгә салкын,
Кирәк безгә саф алтын.
Бию вакытында, күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән речетатив рәвешендә әйтелеп йөртелә торган әсәрләрне такмаклар дип атау кабул ителгән. Балалар телендә башкарылу рәвеше ягыннан бер-берсеннән аерылып торган өч төркем такмаклар бар: бию такмаклары, көйләм такмаклары һәм сөйләм такмаклары. Бию такмаклары, табигый ки, бию-биетү вакытында гамәлгә керә. Алардан аермалы буларак, көйләм такмаклары исә кыска көйләргә җырланып башкарылалар, ә сөйләм такмаклары тиз ритм белән сөйләп йөртелә.
Көйләм һәм сөйләм такмалары арасында өлкәннәр тормышын чагылдырганнары күп очрый, киек җәнлекләр, кош-кортлар турындагылар да байтак. Шунысы үзенчәлекле, бу әсәрләрдә җәнлекләр дә кеше сыйфатларына ия итеп тасвирланалар. Алар адәм кебек әшли, ашый-эчә, күңел ача. Менә шундый такмаклардан бер мисал:
Әтәч менгән киртәгә,
Кикирикүк итәргә;
Әтәчкә хәбәр килгән
Армиягә китәргә.
Әтәч әйтә бармыйм, ди,
Тавык әйтә, калмыйм, ди,
Син армиягә китсәң,
Бер күкәй дә салмыйм, ди.
Әтәч китте армиягә
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>