Яшь баланың сөйләмен формалаштыруда балалар фольклорының әһәмияте

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән тәүге кат шушы бишек җырларында очраша.
Беренче еллар, һичшиксез, кеше өчен иң мөһим, кабатлынмый торган чор. Бишек җырлары белән безнең киләчәгебез шәкелләнә. Балаларны шул могъҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде. Экзюпери сүзләре белән әйткәндә - без чыгышыбыз белән барыбыз да бала чактан . . .
Кеше баласы да ягымлы матур сүзгә, изге теләккә, моңлы авазга мохтаҗ бит. Халык аны гасырлар буена бала күңеленә бишек җыры аша җиткерә килгән.
Илдус Алмазов
Халык моңнары - гасырлар аша буыннан-буынга сакланып һәм камилләеп килгән олы мирас ул.
"Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан кадырган иң кадерле вә иң бәһәле бер мирас. . .
Халык җырларының шулый җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә аларга әһәмият бирергә кирәк . . . Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында, нинди фикердә икәнен белеп буладыр".
Г. Тукай
Соңгы чорда балалар телендә яшәүче халык иҗаты әсәрләре белән кызыксынуның тагын да артуына җитди сәбәп бар. Бу иң беренче чиратта, илебездә тәрбия-укыту эшен камилләштерү. Яшь буынны тәрбияләүнең яңа чараларын эзләү, тәрбия эшендә халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәсенә ныграк таяну бурычын куйды. Бу яктан караганда, балалар фольклорын өйрәнү зур гамәли һәм фәнни әһәмияткә ия.
Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла. Ана ул мәлдә күңеле белән баланың рухи дөньясын якынаерга, уй-фикерләрен нәниләк кабул итәрлек гади. Самими итеп әйтергә омтыла. Шуның өчен бишек җырларында катлаулы стилистик һәм лексик сурәтләү чаралары очрамый. Аның каравы, җырның яңгырашына караган чаралар - аллитерацияләр, ассонанслар байтак. "

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: