Яшь баланың сөйләмен формалаштыруда балалар фольклорының әһәмияте

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7 | 8  >  >>


Чабатага утырып.
Тавык мескен карап калды
Ике күзен тутырып.
Күп кенә такмакларның эчтәлегенә караганда, аларның элек зурлар мохитендә туып, бик озак вакыт шаян җырлар, "төртмәле" җырлар рәтендә йөргән һәм соңга таба, зурлар фольклорында роле кимегәч, балалар репертуарына күчкәнлеге сиземләнә.

Иртән торып тышка чыксам,
Кәҗә көтү төшерә.
Табаларын кыра-кыра
Әтәч коймак пешерә.

Иртән торып тышка чыксам,
Ике тавык су ташый.
Ата казым утын яра,
Әтәч чабата ясый.

Иртән торып тышка чыксам,
Тараканнар кар көри.
Чикерткәләр туфли киеп
Урамда биеп йөри.

Ике тавык җырлап йөри,
Әтәч гармун уйната.
Шул тавышка чыдый алмый,
Ата каз елап ята.

Такмакка да мин оста,
Шакмакка да мин оста.
Әти-әни эшкә кушса,
Мин авыру, мин хаста.

Көзгегә карыйм әле,
Чәчемне тарыйм әле.
Әбиләргә бер атнага
Кунакка барыйм әле.
Әби белән бабай.
И әбекәй, әбекәй,
Пешер миңа тәмлекәй.
Пешер бераз әлбә дә,
Янына куш хәлвә дә.
Тагын булса әҗәкәй (кызыл эремчек),
Шикәр белән тәмле чәй,
Рәхмәт әйтеп, әбекәй,
Әй, итәрмен чәбәкәй!

Бом-бом барабан,
Бабай урманга барган.
Әби коймак пешергән,
Песи тартып төшергән,
Тычкан ашап бетергән.
Такмазалар - рифмалы сөйләм. Такмазаларның бер төре әкиятләрне хәтерләтә һәм әкиятсыман такмазалар дип аталалар. Аларның эчтәлеге, гадәттә, шаккаттыргыч сәяхәтләр, урманга, базарга, борчакка барулар турында була. Әкиятсыманнарда вакыйга беренче зат исеменнән сөйләнә. Герой авыр хәлләрдә дә аптырап калмый, кыенлыкларны җиңәргә тырыша, әгәр хәленнән килмәсә, һич югында "таю" ягын карый. Алар к

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7 | 8  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: