Яшь баланың сөйләмен формалаштыруда балалар фольклорының әһәмияте

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

Әлли-бәлли", "алла-һу", "чү-чү" кебек аваз ияртемнәре, ымлык сүзләр бишек җырларына салмаклык, тынычлык төсмере бирәләр, еш кабатлана торган "карлыгачым", "былбылым", "балалам" һ. б. кебек эндәш сүзләр дә аларга үзенчә бер назлык, ягымлык, йөрәк җылысы өстиләр.
Хәзерге чорда, тормыш-көнкүреш. Бала тәрбияләү шартларының үзгәрүе нәтиҗәсендә, бишек җырларының халык репертуарындагы урыны кысыла төште.

Әлли итәр бу бала,
Бәлли итәр бу бала.
Әткәсенә, әнкәсенә
Хезмәт итәр бу бала.
Әлли-бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу.
Йоклап торгач, зур үсеп,
Укуларга китәр бу.
Үсеп буйга җитәр бу,
Галим булып китәр бу.
Үзенең туган иленә
Тырышып хезмәт итәр бу.
Әтисенә ай кебек,
Әнисенә көн кебек.
Апасына гөл кебек,
Бабасына туп кебек.

Әлли-бәлли итәр бу,
Олы булып үсәр бу.
Олы булып үскәчтен,
Мәктәпләрдә укыр бу.
Мәктәпләрдә укыр бу,
Зирәк бала булыр бу.
Укуда һәм язуда
Иң алдынгы булыр бу.

Әлли-бәлли ит, балам,
Сине бишеккә салам.
Сине бишеккә салгач та,
Үзем эшемә барам.

Әлли-бәлли, бәү итә,
Бәби йокыга китә.
Бәби йокыга киткәч,
Әни бераз ял итә.
Эндәшләр үзләренең килеп чыгышы белән "Карга боткасы", "Нәүрүз" йолаларына бәйле. Бу йола бәйрәмнәрдә кешеләр, мәрхәмәт, муллык сорап, кояшка, яңгырга, кыскасы, табигать көчләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Заманалар узып, йолалар онытылгач, бу "мөрәҗәгать"ләр матур яңгырашлы, мавыктыргыч булулары белән балаларның игътибарын җәлеп иткән һәм, буыннан-буынга күчеп, хәзергечә сакланып калган. Аларның эчтәлегендә кояшка, яңгырга корбан, йола ашы вәгъдә итү ("

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: