Яшь баланың сөйләмен формалаштыруда балалар фольклорының әһәмияте

Страницы: <<  <  5 | 6 | 7 | 8  >  >>

үп вакыйгалы әсәрләр. Тасвирлау объектының калейдоскоптагы бизәкләр кебек гел алмашынып торуы әкиятсыманнарның төп үзенчәлеге:
Әптчи, чемодан,
Әби битен юмаган.
Әби битен юар иде,
Кызы суга бармаган;
Кызы суга барыр иде,
Коелары булмаган;
Коелары булыр иде,
Ясарга агач булмаган;
Агачлары булыр иде,
Әтисе урманга бармаган;
Әтисе урманга барыр иде,
Атлары булмаган;
Атлары булыр иде,
Чаналары булмаган;
Ясаучысы булыр иде,
Эзләүчесе булмаган;
Шуның өчен әбекәй
Битен юмый башлаган.
Такмазаларның табигый тормыш хәлләрен киресенчә итеп тасвирлау, бер әйбернең сыйфатын икенчесенә күчерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен юри буташтыру, бер хәбәр әйтеп шунда ук аны инкарь итү формасында иҗат ителгәннәрен "чуалтмышлар", "чуалтмыш такмазалар" дип атау гамәлгә кергән. Менә шундыйлардан бер мисал:
Бар иде, ди, юк иде, ди,
Ач иде, ди, тук иде, ди,
Яланбаш иде, ди, ялангач иде, ди,
Китте, чокырның эче белән,
Тәмәкәнең көче белән,
Чатан аягы белән.
Барган урманга,
Төягән чытырман,
Йөк башына утырган.
Киткән чабып,
Калган авып.
Аты артта,
Үзе алда, ди,
Әле булса да анда, ди.
Такмазалар арасында нәниләр поэзиясенең матур үрнәкләре итеп санарлык колакка ятышлы һәм әсәрләр күп. Фольклорның бу жанры хәзер дә балалар репертуарында зур урын били.
Әби битен юмаган. . .
Әптчи, чемодан,
Әби битен юмаган.
Әби битен юар иде,
Кызы суга бармаган;
Кызы суга барыр иде,
Коелары булмаган;
Коелары булыр иде,
Ясарга агач булмаган;
Агачлары булыр иде,
Әтисе урманга бармаган;
Әтисе урманга барыр иде,
Атлары булмаган;
Атлары булыр иде,
Чаналары б

Страницы: <<  <  5 | 6 | 7 | 8  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: