лалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, эби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата - аналардан зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Гаиләдә нигез итеп салынган күнекмәләр балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә.
Балалар бакчасында 3-5 яшьлек балалар өчен шатлык, кайгы хисләрен, тойгыга бирелүчәнлек кичерешләрен үстерүгә ярдәм итү, булышу зарур. Нәниләрне өлкәннәрнең җырлавын тыңларга, кушылып җырларга, хәрәкәтләрне музыка белән яраклаштырырга, җырны дөрес көйләргә, катлаулы булмаган сюжетлы, музыкаль-дидактик уеннарда катнашып үз хисләрен, тойгыларын чагылдырырга өйрәтәләр.
Халыкның иң беренче педагогик әсәрләре булып саналган бишек җырларын, моңлы, аһәңле халык җырларын, кешенең гүзәллеген, сафлыгын, аның хыялларын чагылдырган әкиятләрне, эчтәлекләре бик гыйбрәтле һәм үтә тапкыр тәрбия чарасы булган мәкальләрне һәм әйтемнәрне киң кулланыла.
Бала йоклаганда, бишек җырлары көйләү файдалы. Бишек җырларындагы ягымлы, матур көйләрне, сүзләрне тыңлап, сабыйга анага кушылып җырларга, җырларның сүзләрен кабатларга тырыша, туган телендә сөйләшергә өйрәнә. Бу җырларны борынгы заманнарда ук инде халыкның тәрбияви-гамәли тәҗрибәсе тудырган. Ә үзләре исә шул көйләр нигезендә аналарның, бала багучыларның импровизацияләре төсендә барлыкка килгән.
Ана үзенең нәни кошчыгын күкрәгенә кысып җырлаган. Үз җырында ул үзенең ана булуының бөек сере белән тирән горурлануын һәм шатлануын чанылдырган, нәни баласына иксез-чиксез мәхәббәтен бәян иткән, аңарда үзенең дәвамын, чагылышын күрүенә куанган.
Һәркем аны, сабый чакның якты истәлеге итеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Бу табигый да, чөнки бала шигъри матурлык
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>