Туган җирем – Шытсуым

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

а килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына гына сөйләшәләр. Шундый чишмәләргә Хәким чишмәсе, Зәкәрия, Әймәт, Илһам чишмәләрен кертергә була. Ә җырлары, көйләре.
Чишмәләр җырын һәм көен аңлаган кеше генә аңлыйдыр.
Җыр: " Бер тауда ун чишмә"
Тәрбияче: ә хәзер сүзне авылыбызның чишмәләренә бирәбез.
1 нче бала. Мин "Зәкәрия "чишмәсе. Зәкәрия абый беренче булып безне артышлы тау итәгеннән казып чыгарып улаклар куйды. Без башта парлап актык, хәзер беребез юкка чыгып бара, күрәсезме?
Чишмәгә суга килгән кешеләрне яңгырдан, эсседән ышыклау өчен, ул чишмәгә зонтиклар ясап, бик матур итеп буяп та куйган иде. Бу зонтиклар озак тормады, аларны көчле ташу алып китте.
Ләкин безгә куелган торбалар нык булды, алар бүген дә сезгә хезмәт итәләр. Шуңа күрә мине "Зәкәрия "чишмәсе дип йөртәләр.
2 нче бала. Ә мин" Үри" елга чишмәсе. Җир куеныннан кайнап чыгып, ургылып агам. Яз көннәрендә бөтен авыл халкын тәмле суым белән сыйлыйм. Миңа хәзер матур итеп өй ясап куйдылар, әкият өе кебек, әллә каян күренеп тора. Яшь чагында мин бик көчле идем. Икешәр улак, атлар эчерергә дә миңа киләләр иде, ул суга килгән яшь киленнәр, кызлар ә дигәнче чиләкләрен тутырып алып, чулпыларын чыңлатып, ап- ак алъяпкычларын җилфердәтеп кайтып та китәләр иде.
Алга таба да мине чистартып, карап торсагыз, мин сезгә армый - талмый хезмәт итәчәкмен!.

3 нче бала. Мин" Изгеләр" чишмәсе булам. Безнең дөньяга чыгып ага башлавыбызга күп гасырлар үтте. Шул вакыт эчендә минем янымда кемнәр генә булмады!.
Авыр сугыш елларында ирләрен , улларын югалткан аналар, ятим калган балалар безнең суларны эчеп, күпме көч, сабырлык алганнар бит алар.
Шатлык һәм кайгыларны халык белән бергә кичергән кадерле энҗе бөртекләре без, - дип челтерәд

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: