р тирәсен һәрвакыт чистартып, тәртипкә китереп торыйк, анда җиләк - җимеш агачлары,куаклар утыртып, туып үскән якның табигатен тагын да баетыйк, тагын да матурлыйк!
Җыр: " Туган як"
Ә хәзер сүзне авылдашыбыз Алмаз Җәләлиевка бирәбез.
" Туган авылым"
Авылымнан күренеп тора-
Ерак түгел урманы.
Гади генә урман түгел-
Шаулап тора торганы!
Артышлы тауга сыенган
Туган авылым Шытсуым.
Кайларда гына булсам да
Онытылмас җир - суың.
Язын таудагы шомыртлар
Шау чәчәккә чума
Чәчәк исенә исереп
Сандугачлар җыр суза.
Артышлык буеннан ага
Кечкенә генә инеш.
Җәен бик эссе чакларда
Шул инеш буена төш.
" Чишмә үзәне" чишмәсе
Челтери дә челтери.
Балалар чишмә янында
Җиләкләр җыеп йөри.
Шүрәле елгасы буйлап
Күпме генә йөрмәдек.
Елгасын айкап чыксак та
Шүрәлесен күрмәдек.
Мөкәридә көтү көттек,
Кирәмәчтә уйнадык.
Балачак бик тиз үтеп китте-
Уйнап һич тә туймадык.
Калкаманың истә калыр-
Кара каенлыкларың.
Шунда калды балачакның
Барлык шаянлыклары.
Авылымнан күренеп тора-
Ерак түгел урманы.
Гади генә урман түгел
Шаулап тора торганы!
Бию: "Чишмә янында үткән балачак"
Тәрбияче: Ә хәзер " Җир - ананың адәм балаларына җибәргән хатын" укыйм.
Мин - Җир - Ана! Сез , адәм балалары минем туфрагымнан яралдыгыз. Мин балаларым өчен бөтен матурлыгымны бирдем. Салкын кышлар, җылы җәйләр, ләйсән яңгырлар, әбиләр чуагы, сыерчык бураннары, биек таулар, язгы ташулар, күк күкрәүләр, куе урманнар, иркен дала - кырлар, тирән күл, елга, диңгез, океаннар - болар барысы да минем хәзинәм. Әти - әниегез сезнең өчен ничек кайгыра, борчыла мин дә балаларым өчен шулай җан атам. Сез балал
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 > >>