е.
4 нче бала. Югары болындагы" Калкаман "чишмәсе турындагы риваятьне беләсезме икән?
Авылыбызның бер зыялы агае үзенең малаен Югары болындагы бер тау итәгенә җибәргән имеш. Юлда барганда беркем белән дә сөйләшмә гел яхшы догаларыңны укып кына бар, тау янына килеп җитүгә тау куышы, оҗмах ишеге ачылыр дип улын озата. Чыннан да бу егет килеп җитүгә тау куышы ачылып, ак сакаллы бер карт пәйдә була. Шул чак егет - әстәгъфирулла дип әйткәнен сизми дә кала, ак бабай белән тау куышлыгы ябылып та куя. Менә шул урыннан чыккан "Калкаман" чишмәсе булам инде мин.
5 нче бала. Мин " Исемсез" чишмә. Без ага башлаганга күп еллар үтте, элекке матурлыгыбыз югала бара, суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә. Чишмә яннарын чистартып агачлар утыртылса , без бик шат булыр идек. Агач үсмәгән җирдә дым юк, дымсыз җирдә су булмый.
Тәрбияче. Менә чишмәләр нәрсәләр дип сөйлиләр ,Димәк, бүгенге көндә алар кеше ярдәменә мохтаҗ икән.
" Туган авылым- бәхет чишмәсе. "
Туган авылым матур табигатьле
Урамнары яшел чирәмле.
Яңа йортлар карый киләчәккә,
Яшәүләре монда и ямьле.
Яшьлек дәрте бездә ташып тора,
Кулларның килә гел эшлисе.
Нигә кирәк читтән бәхет эзләү,
Туган ягым - бәхет чишмәсе.
Ә чишмәләр гасыр буе ага,
Юлын ачсаң, алар кипмиләр.
Бәхетең дә үзең белән туа,
Бәхет эзләп читкә китмиләр.
Тәрбияче: Туган ягыбызның табигате бик матур. Артышлы тавын гына алыйк. Артыш агачы, экологик яктан чиста урыннарда гына үсә икән. Артышның ылыслары һәм җимешләре бик файдалы. Медицинада аны бик күп төрле авыруларны дәвалауда кулланалар.
Яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш ис бөркеп, чишмәләр челтерәп аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет, шатлык.
Чишмәләр һәм коела
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>