Туган җирем – Шытсуым

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

лы безнең туган як"
Туган ягым җырлы, моңлы минем,
Җырлап чәчәк ата гөлләре.
Гашыйкларның серен сөйли
Айлы кичтә гармун телләре.
Мәңге яшәр артышлары җырлый,
Тау битендә шаулап - гөрләшеп.
Тугай буендагы бөдрә таллар
Яфрак яра җырлап, серләшеп.
Моң өләшә йөгерек чишмәләре,
Туктауны белми челтерәп.
Таңнарында сандугачлар җырлый,
Табигатькә якты көн теләп.
Авылымның зифа каеннары
Җырлар өчен туган, ахрысы.
Назлы җилдә әкрен шаулаулары
Кемнең татлы йөрәк сагышы.
Чишмә буен нинди ямьле итә
Кызлар җырлап керләр юган чак.
Һәр тарафы, табигате белән
Җырлы моңлы безнең туган як.
Җыр: " Шытсу кызлары"
Тәрбияче: Гасырның моңын гасырларга
Илтә бездә изге чишмәләр
Без хәтерсез, моңсыз булыр идек,
Шул чишмәләр әгәр китсәләр. - дип яза моңлы чишмәләр җырчысы Нәкыйп Галимов.
Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?
Чишмәләр кечкенә генә булсалар да диңгез һәм океаннарга тормыш өрүчеләр. Әйе бездә нинди генә исемдә чишмәләр юк.
Чишмә элек - электән халыкның изге урыны булып саналган. Авылыбызның яме, җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да газиз, кадерле.

Бала: Ә. Исхакның " Чишмә" шигырен сөйли.
Тау астында чишмәбез,
Су алырга төшәбез,
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез.
Безнең чишмә борыла - борыла
Зур инешкә коела
Идел суы шундый бик күп
Чишмәләрдән җыела.

Бию:"Заманча "
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шарлап ага, тавышлары еракларга ишетелә. Нәкъ безнең Мөкәри елгасындагы Чабынды, Үри елга чишмәсе, югары болындагы Калкаман чишмәләре шундыйлар.
Икенчеләре исә челтерәве якыннарын

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: