Туган җирем – Шытсуым

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6

ар болын - кырларымда үскән чәчәкләрне кирәкмәскә өзмәгез, елга - суларымны пычратмагыз, урман - болыннарда ут якмагыз!.
Балаларым! Барлык матурлыкның, байлыкның кадерен белегез. Сезнең өчен зур байлык - сәламәтлек. Ә сәламәтлек ул миндә - Табигатьтә.
Сәламәт булыйм дисәгез мине саклагыз!
Әйе, Җир Анакай! Безнең һәр кайсыбызга үзенең табигать баласы икәнебезне аңлап, аны сакларга, рәхим - шәфкатьле булырга кирәк.
Без дөньяга туган туфракны таптап үтәр өчен түгел, ә аны матурлау өчен дә килгәнбез. Туган авылыбызның табигатен саклап калыйк!
Җыр:" Шытсуым" Гүзәл Садыйкова шигыре, авылдашыбыз Әхмәт Кәримов көе.
Томан аклыгына төренеп кенә
Каршы ала таңны наратлар.
Чакырып дәшә кебек хәтта җилләр
Күңелгә юк ерак аралар.
Кушымта: Матур булып ага чишмәләре
Авылымның назлап җир - суын.
Гүзәл Артыш кызы сәлам юллый,
Сагынып кайтам сиңа, Шытсуым.
Тынлык көен инеш - суга көйләп
Тау гөлләре чәчәк аталар.
Мәңге шиңмәс гөлем - авылыма,
Җаннар сусап кабат кайталар.
Тәрбияче:без сезнең белән бүген Шытсуыбыз турындагы җырларны, шигырьләрне тыңладык. Аларның һәркайсы үзенчә матур, күңелгә ятышлы, мәгънәле. Һәркем өчен туган ягының үзенә генә хас, кабатланмас гүзәллеге, табигате, шул табигать тудырган илһам чишмәләре бар.
Шушы матурлыкны алга таба да саклыйк. Тирә-ягыбыздагы
бөтен нәрсәгә игътибарлы булып чишмәләребезне,урман- кырларыбызны саклыйк һәм яклыйк. Чишмә яннарына, елга кырыйларына агачлар утыртыйк. Табигатьне саклауга һәрберебез үз өлешен кертсен иде.




Страницы: <<  <  4 | 5 | 6
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: