/>Әгәр кыска җавап бер генә сүздән торса, аны җөмләдә кулланылган формада(заты, саны, килеше һ. б. ) язарга кирәк.
Әгәр кыска җавап сүзтезмәдән торса, сүзләр арасында буш шакмак калдырылмый.
Әгәр кыска җавапта сызыкча аша языла торган сүз туры килсә, сызыкча аерым шакмакка языла.
Әгәр В өлеше җавапларын тутырганда укучы ялгышса, хаталы җавапны алмаштыру юлыннан файдалана ала.
Тест өлеше җавапларын бланкка дөрес тутыру да мөһим. Укучыларга алдан бланкларны тутыру тәртибен аңлатырга кирәк. Барлык биремнәрнең дә дөрес җаваплары 1 балл белән бәяләнә. Биремнәр әзер җаваплар буенча тикшерелә. А һәм В биремнәре өчен укучы 16 балл җыярга мөмкин.
С2 биреме- сочинение фикерләмә-билгеле бер фикерне дәлилләп язылган текст. Анда язылган фикерләр укылган тексттан алынган мисаллар (2 мисал) белән дәлилләнеп барырга тиеш. Сочинениедә 3 абзацның булуы мөһим.
Биремне үтәгәндә, төп 3 элементның булуы таләп ителә:
-тезис
-дәлилләр (укылган тексттан мисаллар)
-нәтиҗә
Сочинение язганда, укучы еш кына түбәндәге хаталарны ясый:
-сорауга җавап кына язу
-текстның исемен дәлил итеп китерү
-дәлил китергәндә, җөмләнең санын гына язу(12, 15 җөмлә -12 нче җөмләдә. . . яки 12-13 нче җөмләләрдә. . дип язарга кирәк)-грамматик хата
-тексттан ике дәлилнең булмавы
-текстны күчереп язу
-кызыл юлларга бүленеш дөрес түгел һәм алар арасында бәйләнешнең булмавы
-текст төзеклегендә хаталар: башлам яки йомгак өлеше булмау
- диалектлар белән язу (апкилә, апае)-сөйләм хатасы
-эшнең төгәлләнмәгән булуы (нәтиҗә булмау)
Укучылар эшендә хаталарны киметү өчен түбәндәге үрнәктән
файдалану отышлы дип уйлыйм.
. . . (автор) өзекне ". . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . "- дигән юллар белән тәмамлый.
М
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>