к кагыйдәләрне һәм пунктуация нормаларын белү һәм ачыклауга юнәлдерелгән.
Биремнәрнең эчтәлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле - ана теле яки дәүләт буларак өйрәнүенә карап билгеләнә.
IX сыйныф укучылары өчен, икенче төркем - рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен, өченче төркем - рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен әзерләнгән материалларга нигезләнә. Ана телен татар мәктәбендә һәм рус телендә гомуми белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәрендә укучыларга 240 минут, ә рус төркемнәренә 150 минут вакыт бирелә.
Тестлар Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен төзелгән контроль-исәпләү материалларына (КИМ) охшаш. Имтихан эшендә сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәр, кыска җавап бирүне таләп иткән биремнәр һәм укучының тәкъдим ителгән темага үз фикерен белдерә алуын тикшерүгә юнәлдерелгән ачык типтагы биремнәр файдаланыла.
Чыгышымда татар мәктәпләрендә укучы1нче төркемгә кергән укучылар(21) С1 биреме ягъни тыңланган текстның эчтәлеген язу, А1-А7 биреме-сайлап алу тесты, В1-В9 кыска җавап язу биремнәре, С2 - текстка нигезләнеп, сочинение язу кебек биремнәрне үтиләр. Имтихан эшенең А һәм В биремнәрен компютер, ә С1,С2 биремнәре билгеле бер критерийларга нигезләнеп экспертлар тикшерә.
Ә хәзер тест биремнәренә тулырак тукталып китик.
С1 биреме ягъни, җыйнакландырылган изложение - билгеле бер күләмдәге сүзләр җыелмасы ярдәмендә, автор стилен саклап һәм текстның эчтәлеген мөмкин кадәр төгәл биреп язылган изложение. Форма ягыннан- кыска һәм төгәл, эчтәлеге ягыннан тулы булырга тиеш.
Изложение язу барышында укучы микротемаларны билгели, һәр абзацның төп фикерен ачыклый, төрле алымнар кулланып, текстны җыйнакландыр
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>