Мордва Республикасы
Лямберэ районы
Аксен урта мэктэбе
Татар теленнән ОГЭ эзерлэну
Аксен урта мэктэбенен татар теле
укытучысы Абдюшева А. Ш
2017 ел, март
Татар теленнән ОГЭ эзерлэну
Соңгы елларда, уку-укыту системасына яңалыклар кертелү сәбәпле, укучылар һәм укытучы алдына куелган таләпләр үзгәрде, башка бурычлар куела башлады. Алар уку- укыту әсбаплары алышынуында, дәрестә яңа эш төрләрен һәм алымнарын куллануда, информацион технологияләрне файдалануны активлаштыруда, белемне тикшерү системасы үзгәрүдә һ. б. да чагылыш табалар. Мондый үзгәрешләр, башка барлык фәннәргә караган кебек үк тел дәресләрен дә читләтеп үтми.
IX сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри иде. Сынаулар традицион формада гына узды. Туган (татар) телендә белем алган укучылар - сочинение элементлары белән изложение, рус телендә белем алган татар телле укучылар диктант яки изложение яза алды. Ә рус телле укучылар билетлар буенча сынау тотты. Моңа кадәр укучылардан укылган яки тыңланган текстка мөмкин кадәр якын булган эчтәлектәге тулы изложение язу сорала яки билгеле бер темага ирекле сочинение яисә нинди дә булса укылган әсәргә карата, үз фикереңне белдереп, сочинение язу таләп ителә иде. Ә БРТ (бердәм республика тесты) да күләме ягыннан чикләнгән, җыйнакландырылган изложение һәм укылган текстта әйтелгән фикерне дәлилләп язылган сочинение язу таләп ителә. .
Татар теленнән башкарылган тест эшләре укучыларның лингвистик белемнәрне күрсәтү, шулай ук танып белү, төркемләү һәм фикер йөртүгә кагылышлы белем һәм күнекмәләрне чагылдыра. Тестта бирелгән контроль бәяләү материаллары укучыларның лексик, грамматик, стилистик, орфографи
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>