а һәм вакыйгаларны эзлекле рәвештә формалаштыра. Укучы изложениенең эчтәлеге өчен 7 балл алырга мөмкин. ( Кушымта1) Эшнең грамоталылыгы сочинение белән берлектә тикшерелә.
Укучы С1 биремен үтәгәндә кайбер хаталарны да ясый:
-текстның исемен язгач, тыныш билгесе (нокта) куя.
-текстны җыйнакландырганда, микротема төшеп кала.
-микротемаларның урыннарын алыштырып язу(логик хата)
-исемнәрне бутап язу ( текста бирелә Кәрим бабай-Кирам бабай дип үзгәртеп яза, кош-чыпчык)-фактик хата
-җыйнакландыру алымының берсен генә куллану
-текста бирелгән вакыйгалар бирелешендә эзлеклелек сакланмый.
төп текстта булмаган вакыйгалар белән изложение киңәйтелә.
Тыңланылган текст буенча изложение язу-катлаулы бирем. Шулай да укучылар текстны төрле ысуллар белән кыскартырга бик тиз өйрәнәләр. Бу эшне 5 класстан ук башлаганда, укучыларның әзерлеге югарырак була.
Имтихан эшенең икенче бүлеге 2 блокка берләштерелгән тест биремнәреннән тора. А1-А7 биремнәрендә җавапларны сайлап, ә В1-В9 биремнәре кыска җавап бирүне таләп итә. Тестларда фонетика, морфология, лексика һ. б. темалар буенча укучыларның белемнәре тикшерелә. Җаваплар сан яки сүз, сүзтезмә белән языла. В өлешенә караган биремнең җавапларында һәр символ (хәреф, өтер,цифр, сызыкча) аерым шакмакка тутырыла, кыскартулар рөхсәт ителми. Бланкның җаваплар өлешендә бозу-сызулар булырга тиеш түгел, тикшерү барышында алар контроль бәяләү материаллары биремнәренең җаваплары буларак кабул ителергә мөмкин. Әгәр дә бозу очрагы килеп чыкса, хаталы җавапны алыштыра торган юлдан файдаланып, дөрес җавапны язып куярга кирәк.
Еш кына тест биремнәрен игътибарсыз уку аркасында хаталар да җибәрелә. Мәсәлән, укучылар бирелгән вариантлар арасыннан дөрес булмаган җавапны эзлиләр, биремдә исә дөресен табу сорала.
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>