скычы - 1 градация.
- Риторик эндәш ( апостроф) һәм риторик сорау (интеррогация) үрнәкләре.
- Инверсия күренеше.
Семинар дәрес
Шагыйрьләр белән очрашу
Газета-журналлар һ. б. Чыганаклар белән эш итү.
21
Түбәндәге шигырь текстларында нинди троплар һәм сөйләм (стилистик) фигуралар кулланылган? Аңлатма бирегез.
Абый укуга китте,
Әтиләр эшкә китте.
Кайтам дип төшкә тикле,
Әби кибеткә китте, -
Кибеткә иткә китте. (Р. Миңнуллин "Үзебез генә калгач")
(Эпифора)
Таяк - таяк башында табак,
Табак эчендә кибет,
Кибет эчендә ике мең егет. (Табышмак)
(Ялгау)
Җырлый белмиләр бөркетләр,
Сугыша белми былбыл,
Җырдан сызланмый бөркетләр,
Сугышта үлми былбыл.
Муса кайсы шул кошларның?
Җанына сыйган җир, күк. . .
Сугыша белгән былбыл ул
Һәм җырлый белгән бөркет. (Зөлфәт)
(Антитеза)
Картлык яшьлегемә кердем,
Кирәк түгел артыгы. (З. Нури)
Мин Иделгә кайттым. . . Җиремдә дә
Сагынам таулар илен, яшермим. . .
Үзәннәрдә таулар җырын җырлыйм,
Мин ирекле Кавказ әсире. (Р. Гатауллин)
Фаҗигале бәхет көз төсендә,
Кабер түгел бәгырь өстендә. (Зөлфәт)
(Оксюморон)
Практик дәрес
22-23
I. Бирелгән темаларның берсен файдаланып , түбәндәге биремне эшләгез : сайлаган темагызга тулы аңлатма бирерлек сурәтләү чараларын табыгыз һәм кыскача текст төзегез.
Бирелгән темалар : Фантазия . Ярлылык . Байлык. Ялгызлык . Сагыш.
Үрнәк өчен "Сагыш" темасын алабыз . Бу күренешне түбәндәгечә сурәтләп була.
Көнем - караңгы төн. Йөрәгем әрни , сыкрый , өзгәләнә.
Сагышлы уйлар миемне томалый. Күз алдымда карурмандай билгесезлек.
Күргәнегезчә , бу текстта метафора , фразе
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>