Татар теленең авазларын сөйләмдә ныгыту өчен халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

йрәтү эше бербөтен система булып торырга тиеш. Аны әти - әниләр белән берлектә эзлекле, нигезле, бәйләнешле алып бару бик мөһим, чөнки өлкәннәрнең махсус игътибарыннан башка балаларда сөйләмнең аваз ягы үсеше тоткарлана, тискәре сөйләм гадәтләре барлыкка килергә мөмкин, ә аларны төзәтү бик авыр.
Санап кителгән фикерләрне исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмендә татар теленә хас "ә", "ү", "ө", "w", " җ", "ң", "һ" авазларының дөрес әйтелешен ныгытуда тәрбиячеләргә һәм әти - әниләргә ярдәм итү максатында тизәйткечләр һәм табышмаклар тупладым. Аларны брошюра формасында ясадым. Авазларны дөрес әйтүне ныгыту барышында тәрбиячеләр һәм әти - әниләр бирелгән тизәйткечләр һәм табышмакларны куллана алырлар дип уйлыйм.
Ә авазы
Тизәйткечләр
1. Әрәмәдәге әрем әче.
2. Мин әйтә алам. Кем әйтә ала? Әхмәт, син әйтеп кара.
3. " Ә" дисәм, " ә" ди,
" Мә" дисәм, " мә" ди.
Үзе бирми, бирсәм алмый,
Сүзгә җавап кайтармый.
4. Әлкән, әлкән, әлкән кош, әләкләшеп утыра.
5. Тәкәрлек, тәкәрлек, тәңкәң булса, миңа бир.
Тизәйткечләр
1. Яссы, яссы яфрак, яткан җире туфрак. (Кәбестә).
2. Җир астында җиз бүкән, ул ни икән? (Бәрәңге).
3. Үлән араларында торам яшеренеп, ашыйсың килсә, ал мине өзеп. (Җиләк)
4. Чуар йомшак күлмәге, тотсаң, уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып, я кала җирдә посып. (Күбәләк)
5. Яп-яңа савыт тишелеп беткән. (Иләк)
Ү авазы
Тизәйткечләр
1. Үчти,үчти, үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки.
2. Үсмәгәнне үчти-үчти дип үстереп булмый.
3. Үгезегез үзегезнеке, мөгезе үгезегезнеке.
4. Күпер башында күп күркә, күп күркәдән кем өркә?
5. Бигрәк сөзгәк үгезегез , үге

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: