Татар теленең авазларын сөйләмдә ныгыту өчен халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

н хата - кимчелекләрне бетерү өстендә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар белән даими рәвештә эш алып бару зарур.
Кече яшьтә балалар әйтелеш нормаларын практик рәвештә үзләштергәнгә күрә, тәрбияче балаларга телдән сөйләү үрнәкләрен бирергә тиеш. Уртача тизлектәге, ритмдагы, уртача көчтәге һәм югарылыктагы тавыш сыйфатлары сөйләмдә җиңел кабул ителә. Шул ук вакытта тавыш сыйфатлары һәм сөйләмнең тизлеге күчмә һәм сыгылмалы булырга тиеш, ягъни пышылдап та, көчле тавыш белән дә, әкрен дә, тиз дә сөйли белергә кирәк. Тәрбияче кызу сөйләшүче, урынсыз һәм кыска паузалар ясаучы балаларны ашыкмыйча, ритмик сөйләшергә, фраза азагында туктарга, фикергә тиешле интонация бирергә өйрәтергә бурычлы. Балаларга сөйләм вакытындагы сулыш җитешсезлекләрен җиңәргә ярдәм итү, дөрес диафрагмаль сулыш алырга өйрәтү дә бик әһәмиятле.
Татар теленең авазларын дөрес әйтү уен аша ныгытыла. Шөгыльләрдә, режим вакытларында төркемнәр белән әкиятләрне, мәзәкләрне, хикәяләрне сәхнәләштерү, дидактик, сүзле һәм хәрәкәтле уеннар уйнау, шигырьләр уку, тизәйткечләр, телкөрмәкләндергечләр, табышмакларны хор белән һәм индивидуаль кабатлаулар кулланырга була.
Авазларны дөрес әйтергә өйрәтү 3 этаптан тора:
- авазларны әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләре бирү;
- аерым авазны әйтүне ачыклау;
- авазларны сүзләрдә, сөйләмдә ныгыту.
Авазны өйрәтү процессының типик төзелешен түбәндәгече бирергә була:
- аваз артикуляциясен күрсәтү, аңлату, тәрбияченең күп тапкырлар авазны әйтеп күрсәтүе;
- балаларның аерым авазны сөйләм вакытындагы сулыш һәм сөйләмнең сәнгатьлелеге белән бер үк вакытта өйрәнүе;
- иҗекләп әйттерү;
- авазны сүзләрдә һәм фразалы сөйләгәндә әйтүгә күнегүләр эшләү.
Балалар бакчасында татар теле авазларын дөрес әйтергә ө

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: