зегез - төп-төз мөгез!
Куркасызмы ул үгездән сез үзегез?
Табышмаклар
1. Үзе күрми, кешегә күрсәтә,үзе өйрәнми, кешегә өйрәтә. (Үлчәү)
2. Икәү карап тора, икәү тыңлап тора, берәү сайрап тора. (Күз, колак, тел)
3. Гөрли- гөрли җырлый ул, кызыл читек кия ул.
Күлмәкләре күгелҗем, татулыкны сөя ул. (Күгәрчен)
4. Керләр өстеннән үтә, шуннан эше дә бетә. (Үтүк).
5. Үзе йомырка басмый, баласын да бакмый. (Күке)
Ө авазы
Тизәйткечләр
1. Өй биек, өйрәсе сыек.
2. Өй бурыйлар абыйларым: оча гына йомычка!
Шуны җыеп өеп барам- мин дә ярыйм йомышка.
3. Көнгер-көнгер-көнгерә, әй йөгерә, элдерә.
Көнгер-көнгер-көнгерә бөтенесен көлдерә.
4. Сөлге - сөртенер өчен, сөлге - көрәшер өчен.
Сөлге ул батыр өчен, күрсәтә алса көчен.
Табышмаклар.
1. Көлтә-көлтә койрыгым, селки-селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин тавык-чеби аламын. (Төлке)
2. Туп түгел - түгәрәк, күсе түгел - койрыклы. (Чөгендер)
3. Карыйм да күрәм, борылам да көләм. (Көзге)
4. Әллә мөгезе борынга, әллә борыны мөгезгә
Охшаганга исемне дә кушканнардыр үзенә. (Мөгезборын)
5. Гомер буе ял күрми, бер туктаса - кан йөрми. (Йөрәк)
6. Су түгел - сыек, кар түгел - ак. (Сөт)
W, в авазлары
Тизәйткечләр
1. Вәлинең ватык күзлеге безгә эшкә ярады :
" В" хәрефен өйрәнгәндә шуңа гына карадык.
2. Тавы-тавы биек икән, тавыклары симез икән,
Тау-тау итеп тавыклары күкәй салып йөри икән.
3. Сорамадым соравын: алдым бабай боравын.
4. Алай икән, самавырың калай икән,
Борыны җиз икән, кайнавы тиз икән.
Табышмаклар
1. Үзе - бер әрҗә, бөтен дөньяны күрсәтә. (Телевизор)
2. Канаты бар, аягы бар - үзе йөзә алмый. (Тавык)
3. Түтәлдә яткан чагында тулып торам ай кебек,
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>