Татар теленең авазларын сөйләмдә ныгыту өчен халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6  >  >>

/> Табынга ярып куйганда эчем сары бал кебек. (Кавын)
4. Кечкенә генә җил капка ачыла да ябыла. (Авыз)
5. Үзе җырлый, үзе сыйлый. (Самавыр)
6. Ике көпчәкле арба утсыз да алга чаба. (Велосипед)
Җ авазы
Тизәйткечләр
1. Җанлы җансызны кыйный, җансыз кычкырып елый. (Барабан)
2. Җырла-җырла диясез дә, мин җырласам көләсез.
Җырлый белеп җырламасам, җырлый белми диясез.
3. Җилбер-җилбер җил исә, җитен башын җил кисә.
Җиңсә киеп җитен җыя колхоз кызы Гөлсинә.
4. Җәйнең ямьле көннәрендә җиләк җыя Җәмилә.
Табышмаклар
1. Үлән араларында торам яшеренеп,
Ашыйсың килсә ал мине өзеп. (Җиләк)
2. Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)
3. Кулсыз, аяксыз тәрәзә кага. (Җил)
4. Тукмак кадәр башы бар,аршин ярым мыегы.
Ача калса авызын , йотар кебек сыерны. (Җәен)
Ң авазы
Мәкальләр
1. Вәгъдә бирсәң - үтә, сүз бирсәң - сүзеңдә тор.
2. Эшләгәнең илеңә яхшы, өйрәнгәнең үзеңә яхшы.
3. Сөйли белсәң, тыңлый да бел.
4. Күзең авыртса, кулың тый; эчең авыртса, авызың тый.
Башың авыртса, телең тый; аягың авыртса, үзең тый.
Табышмаклар
1. Җәйге эссе көннәрдә мине сагынып көтәләр.
Мин аз гына күренсәм, качып-посып бетәләр. (Яңгыр)
2. Җир астында җиз бүкән, һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)
3. Кышын таудан шуабыз, җәен җыеп куябыз. (Чана, чаңгы)
Һ авазы.
Тизәйткечләр
1. Хава чыкмый һавага, аңа һава алама.
Белмим, һава гаепле; белмим , Хава гаепле.
2. Һәммә ялкау гамәлсез, һәм һөнәрсез, һәм гамьсез.
Табышмаклар
1. Ипи түгел, су түгел, авыр түгел, аз түгел. Ансыз мөмкин түгел. (Һава)
2. Мәңгелек ут янында басып тора солдат абый.
Тик инде ничә еллар бер генә сүз дә дәшми. (Һәйкәл)

Кулланылган әдәбият:
1. Каш

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: