Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  7 | 8 | 9 | 10 | 11  >  >>

ган була, һәм интонацион яңгырашка комачаулый торган кайбер сүзләр, мәкальнең мәгънә бөтенлегенә һич тә зарар китермичә, төшеп калырга мөмкиннәр. Элек-электән бәла (яки кайгы, авыру, михнәт, бәхетсезлек һ. б. ) агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри формасында кулланылган мәкаль хәзер агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри рәвешендә дә очрый башлады.
Тәрҗемәдә мәкаль матуррак яңгыраш алырга да мөмкин: кулың белән биргәнне, аягың белән йөреп алырсың – ( отдашь руками, а вернёшь ногами) һ. б.
Тәрҗемәдә мәкальнең грамматик формасы да төрле дәрәҗәдә үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, фигыль - хәбәрнең грамматик зат формасын бик еш үзгәртеп бирергә туры килә. Җаны теләгән - елан ите ашаган мәкален у кого душа захотела, тот змеятину ел дип булмый, чөнки мондый тәрҗемә, примитив булуыннан тыш, мәкальчә яңгырамый. Душа захочет, так и змеятины съешь тәрҗемәсе оригиналга якынрак.
Һәрбер мәкаль ул - гомумиләштерелгән хөкем, һәм әлеге мәкальне русчага гомумиләштерелгән яки билгесез ияле җөмлә белән тәрҗемә итү бу очракта бик табигый. Гомумән, мәкальнең мәгънәсенә һәм афористик яңгырашына кимчелек килмәслек булганда, тәрҗемәдәге мондый грамматик үзгәртүләр нормаль күренеш булалар. Мәсәлән, сүздән ботка пешми – ( из слов каши не сваришь); телең озын булса, гомерең кыска булыр –( у кого длинный язык, у того короткий век) һ. б.
Синтаксик формасы ягыннан караганда, мәкаль ул - җөмлә. Бу форма тәрҗемәдә дә саклана, әлбәттә, ләкин гади җөмлә кушмага әйләнергә мөмкин
яки киресенчә. Кушма җөмлә формасындагы су язып - май төшмәс мәкале,
мәсәлән, гади җөмлә белән тәрҗемәләнә: из воды масла не сбить. Гади җөмлә формасындагы туры әйткән - туганына ярамаган мәкале тәрҗемәдә кушма җөмлә бирә: кто правду сказал, тот родне не угодил һ. б.
Мәкаль ул - образлы итеп әй

Страницы: <<  <  7 | 8 | 9 | 10 | 11  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: