Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  9 | 10 | 11 | 12 | 13  >  >>

альләр шундыйлар: семья гарипсез булмый; аппетит ашаганда килә. А дигән кеше Б ны да әйтергә тиеш һ. б. Калькамы - түгелме икәнлеген билгесез булганда саф татар теленекеме - түгелме икәнлеге анык булмаган мәкальләр дә шактый күп: язның бер көне ел туйдыра (русларда: весенний день год кормит); алма агачыннан ерак төшми (яблоко от яблони недалеко падает) һ. б.
Мәкальләрне тәрҗемәле сүзлекләрдә биргәндә, иң элек, шушы уртак фондтан бер-беренә теге яки бу дәрәҗәдә тиң берәмлекләр, ягъни эквивалентлар табып бирелә. Мәсәлән, ни чәчсәң шуны урырсың мәкаленә каршы что посеешь, то и пожнешь мәкале китерелә һ. б. Мондый эквивалентларның бер-беренә тиңлеге төгәл булмаска да мөмкин: авызы пешкән - салкын суны да өреп эчкән - обжегшись на молоке, и на воду дуешь һ. б. Гомуми типтагы тәрҗемәле сүзлекләрдә дә мәкальләрне тәрҗемә итү нигездә фразеологик сүзлекләр принцибы белән бара.
Сүзлектә мәкальгә эквивалент табып китергән, соңгысының активлык-пассивлык дәрәҗәсенә дә игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, долг платежом красен мәкаленә алмак күрке – бирмәк мәкале бик туры килә. Ләкин бу татарча мәкаль пассиврак кулланыла һәм әлеге русча мәкальнең тиңе итеп әдәбиятта гадәттә бәйрәм ашы - кара-каршы мәкале алына. Димәк, мәкальләрнең бер-беренә тиңлеге аларны абсолют мәгънәләре тәңгәл килүдә генә түгел, бәлки кулланыштагы функцияләре бердәй булуда да икән.
Җыеп әйткәндә, махсус фразеологик һәм гомуми типтагы тәрҗемәле сүзлекләрдә мәкальләр, нигездә, эквивалент яки аналоглар сайлап китерү юлы белән тәрҗемәләнеп, әдәби тәрҗемә ярдәмче роль генә башкара. Бу соңгы очрактагы тәрҗемәнең дә принцибы гомуми принциплардан аерылмый.
Рус һәм башка телләрдән теге яки бу формада тәрҗемә ителгән мәкальләрнең кулланылышы башлыча тәрҗемә әдәбият теленә хас. Шул ук вакытта алар стилиза

Страницы: <<  <  9 | 10 | 11 | 12 | 13  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: