к бул; сөймәснеке сыймас кебек мәкальләргә генә күз салганда да, без моны ачык күрәбез. Бу мәкальләрнең төзелүе аерым сүзләрнең аваздаш булуына нигезләнгән. Димәк, тәрҗемәдә мәкальнең тышкы формасын (ритмика, рифма һ. б. аваз бизәкләүләрен ) дә игътибардан читкә җибәрергә ярамый.
Тәрҗемәдә мәкальнең эвфоник күркәмлеген саклау үзмаксат була алмый, әлбәттә. Ул фикерне тәрҗемә иткәндә бер ярдәмче чара хезмәтен генә үти. Мәкальләргә шигырь тәрҗемәсе күзлегеннән карау дөрес булып бетми. Ләкин монда бер үзенчәлек бар, ул да булса, интонация мәсьәләсе, чөнки экспрессив (хисләргә бай ) сөйләмдәге интонация, проф. Л. И. Тимофеев әйткәнчә, форманың гына түгел, бәлки эчтәлекнең дә бер элементына әверелә, һәм аны юкка чыгару сөйләмнең мәгънәсен үк бетерә. Шуңа күрә тәрҗемәдә мәкальнең интонацион төзелеше игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Моны халык теленә бик күптәнге заманнардан ук тәрҗемә ителеп алынган мәкальләр мисалында гына да күреп була. Мәсәлән, эшләмәгән-ашамый – ( кто не работает, тот не ест ) ; ни чәчсәң, шуны урырсың – ( что посеешь, то и пожнешь ) мәкальләренең ике телдәге формаларын да чагыштырып карасак, аларның рифма ягыннан алай ук уңышлы түгел икәнлекләрен күрәбез. Ләкин интонация ягыннан караганда, инде бу мәкальләрнең ике телдә дә өздереп-кистереп әйтелгән булуларын күрәбез! Димәк, мәкальнең тышкы формасын тәрҗемә иткәндә, иң элек, интонациягә игътибар итәргә кирәк була.
Безнең мәкальләрнең шундый бер үзенчәлеге бар. Мәсәлән, ана сөте белән кермәгән - тана сөте белән кермәс мәкалендә реаль грамматик һәм логик ия юк. Без бу очракта холык, гадәт кебек сыйфатлар турында сүз барганлыгын бик яхшы беләбез, ләкин бу сүзләрне мәкаль текстына кушып әйтеп булмый: мәкальнең тышчасы җимерелә. Озак кулланылу нәтиҗәсендә, мәкальнең тексты күңелдә нык сеңеп кал
Страницы: << < 6 | 7 | 8 | 9 | 10 > >>