га кирәклеге турында сөйли.
Татар халык иҗатының афористик төрләре арасында әйтемнәр үзенчәлекле бер урын алып тора. Еш кына алар мәкальләр белән бер үк җыентыкларда урын алалар. Мәкальләр белән чагыштырганда, әйтемнәрнең формасы, күләме дә, димәк, иҗтимагый функцияләре дә гадирәк. Аларның барысы да диярлек бер һәм гадәттә кыска гына җөмләдән тора. Мәсәлән: «Ай күрде, кояш алды»; «Алтын эчендә йөзү»; «Ак җәймәле көн туу». Һәм бу гына да түгел әле! Әйтемнәрнең байтагы хәтта тулы җөмләне түгел, ә бәлки җөмләнең бер өлешен генә тәшкил итәләр: «Ничә җәйләр, ничә кышлар»; «Кызыл кар яуганда» һ. б.
Экологик тәрбия бирү өчен, яшелчә һәм техник культуралар турындагы мәкаль-әйтемнәр дә бик кулай. Алар шулай ук балаларны бу өлкәдәге күп кенә атамалар белән таныштыра. Күп очракта бу мәкаль-әйтемнәрдә балаларга таныш яшелчәләр турында сүз бара, ә аларның төрле сыйфат-үзлекләрен ассызыклау балаларның белемен арттыра, алар белән ничек эш итәргә кирәклекне өйрәтә. Агачлар турындагы мәкальләр балаларга әйләнә тирәне танып-белүдә дә ярдәм итә. Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре экологик тәрбия бирерлек зур көчкә ия. Элекке буыннар мирасы тере һәм тере булмаган табигать турында бай эчтәлекле материал туплаган. Аларны дәресләрдә куллану, мәгънәләренә төшендерү укучыларны уйланырга мәҗбүр итә, аларның фикерләү сәләтен үстерә. Мәкальдә кабатланып кулланылган сүзләрне, җыйнаклык һәм яңгыраш максатыннан чыгып, тәрҗемәдә төшереп калдырырга мөмкин: авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр-больной умирает раз, а ленивый-каждый день; һ. б.
Мәкальнең төп хикмәте аның эчке формасында, ягъни образлар системасы белән стилистик чараларда чагылыш таба. Болар булмаганда, мәкаль дә булмый. Ләкин мәкальне төзүдә аның тышкы формасы да еш кына хәлиткеч роль уйный. Мәсәлән, кунак булсаң, тыйна
Страницы: << < 5 | 6 | 7 | 8 | 9 > >>